7


  • Учителю
  • Рабочая программа по татарскому языку (3 класс, татарская группа)

Рабочая программа по татарскому языку (3 класс, татарская группа)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

3нче сыйныф татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

1. Россия Федерациясенең "Мәгариф турында"гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ "Об образовании в Российской Федерации").

2. Татарстан Республикасының "Мәгариф турында"гы Законы (Закон Республики Татарстан "Об образовании" № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).

3. Россия Федерациясенең "Россия Федерациясе халык телләре турында"гы 126-ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998).

4. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30 нчы август, 2013 нче ел №1015 ("Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам - начального общего, основного общего и среднего общего образования").

5. "Татарстан Республикасының халык телләре турында" Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 № 1560-XII (ред. от 03.03.2012г.) "О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан").

6. "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында" Татарстан Республикасы Законы, 2004нче ел, 1нче июль.

7. Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районының муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Икенче санлы Җәлил урта гомуми белем мәктәбе"нең башлангыч гомуми белем өчен төп белем программасы.

8. "Рус телендә башлангыч гомуми бирү мәктәбендә татар теле укыту: гомуми программа", авторлары: Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, Казан (2011),


Дәреслек: Ф.Ф. Харисов, Г.Р.Шакирова, Татар теле 3 сыйныф Казан. "Мәгариф-Вакыт нәшрияты". 2013

Сәгатьләр саны атнага 3 сәгать, барлыгы 102 сәгать.


3 нче сыйныфлар өчен тәкъдим ителгән программа түбәндәге бурыч һәм максатларны куя:

  • татар телендә аралашу күнекмәләре булдыру;

  • тел чараларын аралашу эчтәлегеннән чыгып сайлый белергә өйрәтү;

  • тел белеменең фонетика, лексика, грамматика бүлекләре буенча башлангыч белем бирү, өйрәнелә торган тел берәмлекләрен тикшерә һәм куллана белү күнекмәләрен булдыру;

  • сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча күнекмәләр формалаштыру;

  • укучыларда татар теленә хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләү, телнең чисталыгын, дөреслеген саклау, телне, халыкның рухи мирасын өйрәнүгә кызыксыну уяту.

3 нче сыйныфта татар теле дәресләрендә укучыларга системалы белем бирү, аларның сөйләм телен үстерү максатлары куела. Шуңа бәйле рәвештә балалар лексикология һәм лексикография буенча башлангыч белем алалар, сүз ясалышы һәм төзелешенә караган төп төшенчәләр белән таныша башлыйлар; морфология буенча 2 нче сыйныфта өйрәнелгәннәргә саннар, зат алмашлыклары, хәзерге заман хикәя фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше өстәлә; синтаксистан җөмләләрнең әйтү максаты буенча төрләре, баш кисәкләр, иярчен кисәкләрдән - аергыч турында мәгълүмат бирелә башлый. Дәресләрдә татарчадан русчага, русчадан татарчага тәрҗемә итү күнекмәләре булдыруга караган күнегүләр, сюжетлы рәсемнәр яки укылган текст эчтәлеге буенча кечкенә күләмле язма эшләр үткәрү дә балаларның сөйләм телен үстерүгә ярдәм итә.


Укыту предметына гомуми аңлатма

Программа тел һәм сөйләм материалының эчтәлеген, күләмен билгели. Гамәли эштә гомумдидактик(фәннилек һәм дәвамчанлык, теориянең практика белән бәйләнеше, аңлылык һәм активлык, аңлаешлылык һәм уөч җитү, укучыга аерым якын килү, күрсәтмәлелек, үстерелешле укыту, тәрбия бирү), лингвистик ( системалылык һәм аңа бәөле комплекслылык, функциональ-семантик, культурологик), методик ( аралашу, ситуатив-тематик, дифференциацияләү (аеру, бүлү), интеграция (бер-берсенә керешеп китү) һәм психологик принципларга таянып эшләүне күз алдында тота.

Укыту методы һәм алымнары арасыннан катнаш (комбинированный), тәрҗемә итү, таныштыру, аудивизуаль, күзәтү, үңгәмә, эксперимент методларын файдалану телгә өйрәтүдә максатка ярашлы була. Программаның эчтәлеге башлангыч сыйныфларда татар теле укытуның максаты һәм бурычларыннан чыгып билгеләнә. Беренчедән, программада балаларның телдән һәм язма сөйләмен үстерү күздә тотылса, икенчедән, татар теле буенча системалы фәнни белем бирүгә дә аерым игътибар ителә.

Программада, һәр сыйныфта бәйләнешле сөйләм үстерү өчен, аерым эш төрләре һәм темалар тәкъдим ителә. Алар өчен бирелгән сәгатьләр , темаларны өйрәнгәндә, сүзтезмә һәм җөмләләр, диалог һәм монологлар, хикәя төзү, сочинение һәм изложение кебек язма эшләр өчен дә файдаланыла. Мондый эшләр укучыларның сүз байлыгын арттыра, бәйләнешле сөйләм оештырырга ярдәм итә.

Сөйләм телен үстерү, сүз байлыгын арттыру максатыннан, сүзлек һәм аңлатмалы диктантлар, укытучы биргән җөмләләрне (яки зур булмаган текстны) күчереп язу, матур язу күнекмәләрен үтәү кебек эшләр дә үткәрелә.

Сөйләм телен үстерү уку дәресләрендә дә дәвам иттерелә.Татар теле дәресләрендә укытучы халык авыз иҗаты үрнәкләреннән дә файдалана. Аерым алганда, табышмаклар, мәкаль- әйтемнәр, санамышлар ятлау, аларны дәфтәрләргә дөрес һәм матур итеп язып кую да балаларны татарча аңлаешлы, әдәби нормаларга туры килердәй итеп сөйләргә өйрәтүдә зур әһәмияткә ия булып тора. Дәрсләрдә милли-төбәк компонентына караган материалларны активрак куллану да файдалы булачак.


Уку предметының укыту планында тоткан урыны

Программа елына 102 сәгатькә төзелгән, атнага 3 сәгать, шуларның 5 сәгате диктантка, 3 сәгате күчереп язуга, 1 сәгате арадаш аттестация эшенә бирелде.

Уку предметы эчтәлегенең кыйммәти юнәлешләре

- милләтләр, мәдәниятләр төрлелегенә карамастан, дөньяны бердәм һәм бер бөтен итеп кабул итү нигезендә шәхеснең гражданлык тиңдәшлеген формалаштыру;

- әйләнә-тирәдәге кешеләргә карата игелеклелек, ышаныч һәм игътибарлылык, ихтирам, ярдәм күрсәтүгә әзерлек, әңгәмәдәшеңне тыңлый һәм ишетә белү, кешеләрнең үз фикеренә хокукын таный белү нигезендә аралашу һәм хезмәттәшлек итү өчен психологик шартлар формалаштыру;

- әхлаклылык һәм гуманизм, гаилә һәм мәктәп, коллектив һәм җәмгыять кыйммәтләрен хөрмәт итү һәм аларны үтәүгә омтылу, этик һәм эстетик хисләр формалаштыру нигезендә шәхеснең гомумкешелек кыйммәти-мәгънәви даирәсен үстерү;

- үзлегеңнән белемеңне арттыру һәм үз-үзеңне тәрбияләү, үз эшчәнлегеңне оештыра алу осталыгын формалаштыру;

- шәхеснең үз-үзен актуальләштерү шарты буларак, аның мөстәкыйльлеген һәм җаваплылыгын үстерү.

Укытуның предмет, шәхси, метапредмет нәтиҗәләре

Чыгарылыш укучыда формалашачак

Формалашу өчен чыгарылыш укучы алачак мөмкинлекләр

Шәхси

  • Чыгарылыш укучының физик һәм психик сәламәтлеген саклау

  • Татар телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш уяту

  • Тел аша әйләнә-тирә тормышка игъ тибар , дөрес мөнәсәбәт булдыру

  • Фикерләү сәләтен үстерү

  • Баланың үзенә һәм башкаларга бәя бирүенә, үз-үзен тәрбияләвенә ирешү

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

  • текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

  • "гаилә", "туган ил", "мәрхәмәтлелек" төшенчәләрен кабул итү, "башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык", "кеше кадерен белү" кебек хисләр формалашу.

Метапредмет


  • Тел чараларының төрле жанрдагы әсәрләрдә кулланылу үзенчәлекләрен күрә белү

  • Тел материалын уку материалы белән бәйләп, татар теленең байлыгына һәм матурлыгына хөрмәт тәрбияләү

  • Татар һәм рус телләренең уртак һәм аермалы якларын күрә белү,сөйләм барышында ике тел чараларын бутамау

  • Татар теленә рус теленнән һәм рус теле аша башка телләрдән кергән лексик чараларны аеруга игътибар юнәлтү

  • Татар теленнән алган белемне башка фәннәрне үзләштерүдә файдалана белү

Танып белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

  • иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

  • объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

  • төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

  • билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

-әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;

  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Предмет

  • бирелгән җөмләләрне аңлап һәм дөрес итеп укый белү

  • 35-40 сүздән торган 9-11 җөмләле текстны дөрес итеп күчереп язу

  • Фонетик, лексик, грамматик биремле күнегүләрне башкару

  • Укылган текстка карата сораулар куя белү, текст эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирә алу

  • Зур булмаган тектның эчтәлеген сөйләү

  • Диалогик һәм монологик формада аралашу күнекмәләренә ия булу

  • Төрле төрдәге диктант, изложение. Сочинение язу

  • Татар халык авыз иҗаты әсәрләрен аера һәм алардан мисаллар китерә белү

  • Көндәлек аралашуга бәйле татар сөйләм этикеты формаларын дөрес куллану

  • Татар теленең орфоэпик нормалары нигезендә аралаша алу

  • Чыгарылыш укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни, татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;

  • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, киң күңелле әңгәмәдәш булу;

  • "Татар теле" предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм, шулар нигезендә, белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.



Укучыларның белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары.


Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшереп бару, бәяләү укытуның әһәмиятле өлешен тәшкил итә. Тикшерүнең төп максаты - укучыларның белем һәм күнекмәләрен даими күзәтеп бару, дөрес һәм гадел бәя бирү.


Телдән җавап бирүне бәяләү.

Башлангыч сыйныф укучыларының татарча сөйләм дәрәҗәсе төрлечә була: кайбер балалар өйдә ана телендә аралаша, икенчеләре аерым очракларда гына татарча сөйләшә, ә кайберләре татарча бөтенләй белми. Шуңа да дәресләрдә ситуатив-тематик принцип буенча татарча аралашу күнекмәләрен ныгыту һәм үстерү, тыңлап аңлау һәм сөйләүне камилләштерә бару бурычы куела, аралашу һәм язу өчен кирәк булган сүзләр белән тулыландырыла, еш кулланыла торган грамматик формалар активлаштырыла. Бу исә бәйләнешле сөйләм күнекмәләре булдырырга ярдәм итә.Балаларның тыңлап аңлау һәм сөйләү күнекмәләре даими рәвештә тикшерелеп, бәяләнеп барырга тиеш. Бу вакытта милли рухны чагылдырган әсәрләргә, милли уеннарга, гореф-гадәтләргә, халык авыз иҗатына һәм сөйләм этикетына аеруча зур игътибар бирелә.


Диалогик сөйләмне бәяләү

Тиешле темпта дөрес интонация белән сорау куйса, әңгәмәдәшенең сорауларына тулы җавап кайтарса, "5"ле куела.

Дөрес сорау биреп, үзе дә әңгәмәдәшенең соравына дөрес җавап кайтарса, ләкин сөйләм вакытында укытучы ярдәменә мохтаҗ булса, 2-3 сөйләм хатасы җибәрсә, "4"ле куела.

Укытучы ярдәмендә генә сорау бирсә яки җавап кайтарса, сораулар биргәндә, сүзләр һәм грамматик формалар табуда төгәлсезлекләр җибәрсә яки өйрәнгән җөмлә калыпларының бер өлешен генә үзләштерсә, 4-6 сөйләм хатасы җибәрсә, "3"ле куела.

Әңгәмә вакыттында зур авырлык белән генә сорау бирсә, сорауларга үз көче җавап бирә алмаса, 6дан артык хата җибәрсә, "2" ле куела.


Укучының монологик сөйләмен бәяләү

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема (рәсем яки ситуация) буенча хикәя төзи белсә; дөрес интонация белән, төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле итеп, текст эчтәлегенә үз мөнәсәбәтен, бәясен биреп сөйли алса, тупас булмаган пауза хаталары булса да, "5"ле куела.

1 нче сыйныфта бәйләнешле сөйләм 5-6, 2 нче сыйныфта 7-8, 3 нче сыйныфта 8-9, 4 нче сыйныфта 10-12 җөмлә тәшкил итә.

Аерым паузалар, 1-2 сөйләм хатасы ясаса, укытучы тарафыннан 1-2 ачыклаучы сорау бирелсә, "4"ле куела.

Теманың төп эчтәлеген ачса, 4-6 сөйләм хатасы җибәрсә, укытучы тарафыннан икедән артык ачыклаучы сорау бирелсә яки укытучы ярдәменнән башка сөйләмне башлый(тәмамлый) алмаса, "3"ле куела.

Сөйләмдә эзлеклелек сакланмаса, паузаларда төгәлсезлекләр китсә, 6дан артык сөйләм хатасы һәм грамматик хата ясаса, "2"ле куела.

Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү


Телдән сөйләү белән бергә, башлангыч сыйныфларда язу күнекмәләре дә формалаштырыла. Моның өчен түбәндәге язма эшләр башкарыла:

  1. татарча сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, текстларны күчереп яки ишетеп язу;

  2. сорауларга җавап язу;

  3. сүзлек яки контроль диктантлар язу;

  4. изложение язу;

  5. сочинение язу.

Матур язуга караган кимчелекләрне төзәтү дә язу күнегүләренә керә. 1 нче сыйныфта һәр укучының, 2-4 нче сыйныфларда кайберләренең дәфтәрләренә аерым хәрефләрне язу үрнәкләре бирелә. Матур язуның күләме: 1 нче сыйныфта 1 юл, 2 нче сыйныфта 2 юл, 3-4 нче сыйныфларда 3 юлдан артмаска тиеш. Бу эш һәр дәрестә алып барыла: язма эшләр тикшерелә, укучылар белән бергә хаталарны төзәтү өстендә эш үткәрелә.


Күчереп язу өчен сүз һәм җөмләләр күләме.

Сыйныфлар

Эш төрләре

Сүзләр

Җөмләләр

3


13-20


4-5


Күчереп язуны бәяләү.


Пөхтә итеп язылган, орфографик хаталары булмаган, ләкин 1-2 җирдә хәрефләрнең урыны алышынган булса, "5"ле куела.

Эш бик үк чиста итеп башкарылмаса, 1-2 хата җибәрелсә, хәрефләрнең урыны алышынса, "4"ле куела.

Язуда 3-5 хата җибәрелсә яки хәрефләрнең урыны алышынса, текст пөхтә итеп язылмаса, төзәтүләр булса, "3"ле куела.

Хаталар саны 5 тән артса, төзәтүләр күп булса, "2"ле куела.


3 нче сыйныфларда диктантларны бәяләү.


Сыйныфлар

Эш төрләре

Сүзлек диктанты

Контроль диктант

Изложение

Сочинение

3


10-12


25-30


20-25


15-20

Диктант итеп аерым сүзләр яки текст яздырыла. Аны уздыру вакытын укытучы үзе билгели. Аерым сүзләрне дөрес язу күнекмәләрен тикшерү өчен, сүзлек диктантлары үткәрелә.

1-2 нче сыйныфларда орфографик хаталар гына искә алына. 3 нче сыйныфта аларга тыныш билгеләренә караганнары да өстәлә.

Хатасыз яки тупас булмаган 1 хата җибәрелгән, дөрес каллиграфия белән матур итеп язылган эшкә "5"ле куела.

3 тән артык хата булмаган һәм пөхтә итеп язылган; хатасыз, ләкин төзәтүләр белән бик үк пөхтә язылмаган эшкә "4"ле куела.

5 орфографик һәм 1 пунктуацион хаталы эшкә "3"ле куела.

Изложение һәм сочинение яздыру укучылырның язма сөйләм, грамматик һәм орфографик күнекмәләрен тикшерергә ярдәм итә. Бу эш алдан әзерлек алып баргач уздырыла.

Язма эшләрнең бу төрләренә караган төп таләпләр: эчтәлекне дөрес һәм эзлекле итеп ачып бирү, хатасыз язу. Башлангыч сыйныфларда изложение һәм сочинениеләр өчен бер билге куела.


Изложение һәм сочинениеләрне бәяләү.


Эчтәлек дөрес һәм эзлекле итеп ачылса, җөмләләр грамматик яктан дөрес төзелсә, хаталар булмаса яки 1 орфографик (1 җөмлә төзелешендә) хата җибәрелсә, "5"ле куела.

Эчтәлек дөрес ачылып та, эзлеклелек сакланмаса яки пөхтә башкарылып, эзлеклелек булып та, сүз сайлауда һәм җөмлә төзүдә 2-3 хата булса, "4"ле куела.

Текстның яки рәсемнең төп эчтәлеге бирелеп тә, эзлеклелек сакланмаса; 4-6 орфографик, пунктуацион хата җибәрелсә; сүзләр кулланганда һәм җөмләләр төзегәндә, 4-5 төгәлсезлек китсә, "3"ле куела.

Эчтәлек дөрес һәм эзлекле итеп ачылмаса, 7-10 орфографик, пунктуацион хата җибәрелсә; сүзләр кулланганда һәм җөмләләр төзегәндә, 6-7 хата китсә, "2"ле куела.

Сүзлек диктантларын бәяләү.


  1. Хаталары булмаган эшкә "5"ле куела.

2. 1 хата, 1 төзәтелгән хата булса, "4"ле куела.

3. 2 хата, 1 төзәтелгән хата булса, "3"ле куела.

4. 3-5 хата булса, "2"ле куела.

5. 6 хатадан артып китсә, "1"ле куела.

Тестларны бәяләү.

Һәр темадан соң үткәрелә торган тематик тестларга 7-15 минут, йомгаклау тестларына 40-45 минут вакыт карала.

Тестлар түбәндәгечә бәяләнә:

"5" - 100-75%
"4" - 74-65%
"3" - 64-50%
"2" - 50% тан ким

3 нче сыйныфларның татар төркеме өчен татар теленнән программаның эчтәлеге


Укыту материалының эчтәлеге

Темага караган төп төшенчәләр

1

2 нче сыйныфта үткәннәрне тирәнәйтеп кабатлау -10сәгать, БСҮ- 2 сәгать

2 нче сыйныфларда авазлар һәм хәрефләр турында үткәннәрне кабатлау. Сузык һәм тартык авазлар авазлар. Татар һәм рус телләренең икесендә дә булган, әмма әйтелеше белеән татар телендә аерылып торган авазлар ; татар теленең үзенчәлекле авазлары. Сүзләрнең басымын билгеләү. Фонетик анализ ясау.

Исем, сыйфат, фигыль. Җөмләнең баш кисәкләре. Дөрес һәм матур язу күнегүләре өстендә эшләү. Сүзлек диктанты, тикшерү диктанты, хикәя язу. Монологик сөйләм үстерү.


2

Сүз-9 сәгать, БСҮ- 2 сәгать

Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре. Күп мәгънәле сүзләр. Синоним, омоним, антоним сүзләр. Аларны тексттан табу, сөйләмдә дөрес һәм урынлы куллана белү.

Сүзлекләр турында мәгълүмат бирү һәм алар белән эшләргә өйрәтү. Сүзлек диктантлары язу.

Кабатлау.


3

Сүз төзелеше һәм ясалышы-10 сәгать, БСҮ- 4сәгать

Тамыр һәм кушымча. Тамыр һәм ясалма сүзләр. Тамырдаш сүзләр. Татар һәм рус телләрендә сүзләргә кушымчаларның ялгану тәртибе һәм үзенчәлекләре. Кушма һәм парлы сүзләр.

4

Морфология -26 сәгать, БСҮ-10 сәгать

Исем турында өйрәнгәннәрне искә төшерү. Уртаклык һәм ялгызлык исемнәр. Исемнәрнең килеш белән төрләнүе турында мәгълүмат бирү. Берлек һәм күплек сандагы исемнәрнең килеш белән төрләнеше . Сыйфат турында белгәннәрне искә төшерү, ныгыту. Синоним, антоним сыйфатлар. Аларны сөйләмдә дөрес куллану. Сыйфатларның исемне ачыклап килүе, җөмләдәге роле. Татар телендә сыйфат белән сыйфатланмышның бәйләнеш үзенчәлекләре.

Сан. Аның мәгънәсе, сораулары. Саннарны сөйләмдә дөрес куллану. Татар телендә сан белән саналмышның бәйләнеш үзенчәлекләре.

Алмашлыклар. Зат алмашлыклары. Аларның мәгънәсе, килеш белән төрләнеше. Сорау алмашлыклары турында мәгълүмат бирү.

Фигыль. Аның заманнары. Хәзерге заман хикәя фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше.


Аларның сөйләмдә дөрес кулланылышы. Рус телендәге фигыльләрнең заманнары һәм зат-сан белән төрләнешендәге үзенчәлекләр.

Кабатлау.

Сүзлек диктанты. Мөстәкыйль эш. Рәсем буенча хикәя төзү. Монологик сөйләм үстерү. Диалог өстендә эш.


5

Синтаксис-17сәг БСҮ- 5 сәгать


Өйрәнелгән сүз төркемнәрен кулланып, сүзтезмә һәм җөмләләр төзү, аларны сөйләмдә дөрес куллану.

Җөмләнең коммуникатив төрләре: раслау, сорау,өндәү һәм инкяр җөмләләр. Алар янында тыныш билгеләре. Инкяр иитүнең төп формалары: хәбәр булып килгән фигыльләрдә юклык кушымчаларын, түгел кисәкчәсен, юк хәбәрлек сүзен куллану.

Җөмләнең баш кисәкләре билгели белү.

Аергыч турында мәгълүмат бирү, аларны сөйләмдә дөрес куллану. Русча җөмләләрне татарчага тәрҗемә итү. Татар телендә җөмләдә сүз тәртибе (ия белән хәбәрнең, аергыч белән аерылмышның урыннары).

Сүзлек диктантлары, контроль диктант,. Хикәя язу. монологик сөйләм үстерү. Күчереп язу. Диалогик сөйләм үстерү. Мөстәкыйль эш.


7


Кабатлау-4сәгать, БСҮ- 3 сәгать

Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау. Еллык контроль диктант язу. Диалогик сөйләм оештыру

3 нче сыйныф укучыларының әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр.

  • татар графикасы үзенчәлекләрен, татар алфавитын белү;

  • татар теленең авазларын һәм хәрефләрен, аларның әйтелеш һәм ясалыш үзенчәлекләрен аңлау;

  • сүзләрне иҗекләргә бүлү, сүз басымын билгеләү;

  • сүзнең мәгънәле кисәкләрен аера белү;

  • өйрәнелгән сүз төркемнәрен бер-берсеннән аера һәм аларның үзенчәлекләрен аңлата белү;

  • сүзтезмә һәм җөмләне аеру, җөмләнең әйтү максаты буенча төрләрен аеру;

  • җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен аеру;

  • авазларга, сүзләрнең мәгънәле кисәкләренә, сүз төркемнәренә һәм җөмләгә өйрәнелгән күләмдә характеристика бирү.




Календарь - тематик план

т/б

Дәрес темасы

Сәг. саны

Дәрес тибы

Уку-укыту эшчәнлегенең эчтәлеге

Материал үзләштерүнең көтелгән нәтиҗәләре

Контроль

Үткәрү вакыты

план

факт


2 нче сыйныфта үткәннәрне тирәнәйтеп кабатлау -10сәгать, БСҮ- 2 сәгать

1

Авазлар һәм хәрефләр.

1

Кереш

Белемнәрне гомумиләш-терү

Сүзлекләр, сүзләр турында төшенчә бирү

Авазлар һәм хәрефләрнең аермасын һәм үзенчәлекләрен белү

Телдән җавап бирү

2

Тартык һәм сузык авазлар.


1

Белемнәрне гомумиләш

терү

Тартык һәм сузык авазларны аерырга өйрәнү

Тартык һәм сузык авазларның аермасын һәм үзенчәлекләрен белү

Аерым укучылардан сорау

3

Калынлык(ъ) һәм нечкәлек(ь) хәрефләре.

1

Белемнәрне камилләштерү

Калынлык һәм нечкәлек хәрефләре кергән сүзләрне дөрес язу

Калынлык һәм нечкәлек хәрефләре кергән сүзләрнең дөрес әйтелешен һәм язылышын белү.

Мөстәкыйль эш.

4.

Сүзләрне иҗекләргә аеру.


Белемнәрне камилләштерү

Татар телендәге сүзләрне иҗекләргә бүләргә өйрәнү

Татар телендәге сүзләрне иҗекләргә бүлү

Күнегүләр эшләү, телдән җавап бирү


5

Сүз басымы.

1

Белемнәрне камилләштерү

Сүзләргә басымны дөрес куеп уку

Сүз басымын дөрес куя белү.

Күнегүләр эшләү, телдән җавап бирү

6

БСҮ "Без мәктәпкә барабыз"

1

Лексик күнекмәләрне формалаштыру

Хикәя төзү

Бәйләнешле итеп телдән һәм язма сөйләмгә өйрәтү.

Практик эш


7

Исем сүз төркеме. Фигыль.

1

Белемнәрне камилләштерү

Исем, аның сораулары белән танышу

Исемнәрнең мәгънәсен, сорауларын, берлек һәм күплек сан формаларын таный белү.

Аерым укучылардан сорау

8

"Яшелчә кибетендә" темасына диалог төзү

1

Лексик күнекмәләрне формалаштыру

Хикәя төзү

Фигыльләрнең мәгънәләрен, сорауларын, заман формаларын аеру, аларны сөйләмдә дөрес куллану.


Күнегүләр эшләү, телдән җавап бирү


9

Кереш контроль диктант

1

Белемнәрне тикшерү

Хатасыз язу күнекмәсен камилләштерү


Контроль диктант


10

Хаталар өстендә эш. Сыйфат.

1

Белемнәрне камилләштерү

Сыйфат турындагы белемнәрне ныгыту

Сыйфатларның мәгънәләрен һәм сорауларын истә калдыру, аларны бәйләнешле сөйләмдә дөрес куллана белү

Фронталь тикшерү

11

Җөмләнең баш кисәкләре.

1

Белемнәрне камилләштерү

Җөмлә кисәкләрен табарга өйрәнү

Җөмләнең баш кисәкләре - ия белән хәбәр һәм аларның җөмләдә урнашу тәртибен белү

Фронталь тикшерү

12

Җөмләнең баш кисәкләрен кабатлау.

1

Лексик күнекмәләрне формалаш-тыру

Бирелгән тема буенча хикәя төзү күнекмәләрен камилләштерү

Бәйләнешле итеп телдән һәм язма сөйләмгә өйрәтү. Рәсем буенча хикәя төзеп язу.

Практик эш


Сүз-9 сәгать, БСҮ- 2 сәгать

II. Сүз

13

Сүз турында гомуми мәглүмат.

1

Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру

Сүзнең авазлардан һәм иҗекләрдән төзелүен, предметларны, аның билгесен, эш-хәрәкәтен белдереп килүен дәлилләү

Сүз һәм аның тормыштагы урынын, авазлардан һәм иҗекләрдән төзелүен, предмет-ларны, аның билгесен, эш-хәрәкәтен белдереп килүен белү

Күнегүләр эшләү, телдән җавап бирү

14

Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре.

1

Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру

Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләрен ачыклау

Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләрен аңлау, белү.

Күнегүләр эшләү, биремнәр үтәү

15

Бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләр.

1

Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру

Бер һәм күп мәгънәле сүзләрне сөйләмдә куллану

Бер һәм күп мәгънәле сүзләрне сөйләмдә дөрес куллану

Аерым укучылардан сорау

16

Синонимнар.

1

Комбинирлы

Синонимнарны сөйләмдә дөрес куллану

Охшаш мәгънәле сүзләр - синонимнарны сөйләмдә дөрес куллану


Индивидуаль эш

17

Омонимнар.

1

Комбинирлы

Омоним сүзләрне кулланып җөмләләр төзү

Омоним сүзләрне сөйләмдә куллану алу

Күнегүләр эшләү, телдән җавап бирү

18

Антонимнар.


1

Комбинирлы

Антоним сүзләрне кулланып җөмләләр төзү

Антоним сүзләрне сөйләмдә дөрес куллана белү

Аерым укучылардан сорау


19

Бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләрне сөйләмдә куллану.

1

Комбинирлы

Бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләрне сөйләмдә кулланып җөмләләр төзү

Бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләрне сөйләмдә куллана белү

Аерым укучылардан сорау


20

БСҮ "Туган телем -татар теле"

1

Лексик күнекмәләрне формалаштыру

Хикәя төзү

Бәйләнешле итеп телдән һәм язма сөйләмгә өйрәтү

Практик эш


21

Сүзлекләр турында мәгълүмат.

1

Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру

Сүзлекләр белән эшләргә өйрәнү

Татар теленең сүзлек составы турында төшенчә бирү

Парларда эш


22

"Сүзлекләр" темасын кабатлау.

1

Интеграль

Сүзлекләр белән эшләргә өйрәнү

Сүзлекләр белән эшләү күнекмәләре алу

Күнегүләр эшләү

23

Көз турында сөйләшү.


Лексик күнекмәләрне формалаштыру

Хикәя төзү

Бәйләнешле итеп телдән һәм язма сөйләмгә өйрәтү

Практик эш


Сүз төзелеше һәм ясалышы-10 сәгать, БСҮ- 4сәгать


III. Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы

24

Сүз төзелеше һәм ясалышы. Тамыр.

1

Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру

Сүзләрнең тамырын билгеләү

Сүзләрнең тамырын билгели белү. Кушымчаларны дөрес билгели белү.

Күнегүләр эшләү, күчереп язу

25

Б.с.ү. "Зоопаркта"

1

Лексик күнекмәләрне формалаштыру

Хикәя төзү

Бәйләнешле итеп телдән һәм язма сөйләмгә өйрәтү

Практик эш

26

Кушымча. Ясалма сүзләр.

Сүзлек диктанты.

1

Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру

Ясалма сүзләрне табу, тамырын билгеләү

Ясалма сүзләрне таный, аера һәм ясый белү


Парларда эш


27

Сүз ясагыч кушымчалары

1

Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру

Ясалма сүзләрне табу, тамырын, кушымчасын билгеләү

Сүз ясагыч кушымчаларны белү

Фронталь тикшерү


28

"Сүз төзелеше һәм ясалышы" темасына контроль диктант


1

Белемнәрне тикшерү

Хатасыз язу күнекмәсен камилләштерү

Өйрәнелгән темалар буенча йомгак ясау, үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау


Контроль диктант


29

Хаталар өстендә эш. Тамырдаш сүзләр

1

Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру

Хаталы сүзләрне анализлау

Тамырдаш сүзләрне таный, ясый белү

Аерым укучылардан сорау

30

Тамырдаш сүзләр.


1

Лексик күнекмәләрне камилләштерү

Хикәя төзү

Бәйләнешле итеп телдән һәм язма сөйләмгә өйрәтү.

Иҗади эш


31

Татар һәм рус телләрендә сүзләргә кушымчалар ялгануның үзенчәлекләре

1

Комбинирлы

Татар һәм рус телләрендә сүзләргә кушымча ялгый белү

Татар телендәге сүзләргә тиешле кушымчалар ялгый белү

Парларда эш

32

БСҮ "Сәяхәтче" әкияте

1

Лексик күнекмәләрне камилләштерү

Хикәя төзү

Бәйләнешле итеп телдән һәм язма сөйләмгә өйрәтү.

Иҗади эш


33

"Сүз төзелеше һәм ясалышы" темасына күчереп язу

1

Белемнәрне тикшерү

Хатасыз язу күнекмәсен камилләштерү

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы бүлегендә өйрәнелгән темалар буенча йомгак ясау, үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау


Язма эш


34

Хаталар өстендә эш. Кушма сүзләр

1

Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру

Хаталы сүзләрне анализлау

Кушма сүзләрнең ясалу һәм язылу үзенчәлекләрен үзләштерү

Аерым укучылардан сорау

35


БСҮ "Татарстан"

1

Лексик күнекмәләрне камилләштерү

Парлы сүзләрне сөйләмдә куллану

Парлы сүзләрнең ясалу һәм язылу үзенчәлекләрен үзләштерү, ул сүзләрне сөйләмдә дөрес куллана белү

Күнегүләр эшләү

36

Кушма һәм парлы сүзләр. Сүзлек диктанты


1

Белемнәрне гомуми-ләштерү

Парлы, кушма сүзләрне сөйләмдә куллану

Парлы сүзләрнең ясалу һәм язылу үзенчәлекләрен үзләштерү, ул сүзләрне сөйләмдә дөрес куллана белү

Күнегүләр эшләү


37

БСҮ "Татарстан елгалары"

1

Лексик күнекмәләрне камилләштерү

Хикәя төзү

Бәйләнешле итеп телдән һәм язма сөйләмгә өйрәтү.

Иҗади эш


Морфология -26 сәгать, БСҮ-10 сәгать


IY. Сүз төркемнәре

Исем

38

Сүз төркемнәре. Исем.

1

Белемнәрне гомуми-ләштерү

Исем, аның сораулары белән танышу

Исем турында өйрәнгәннәрне искә төшерү, аларны тексттан табып, сорау кую һәм мәгънәләрен аңлата белү

Күнегүләр эшләү

39

Б.с.ү. "Яңа ел бүләге".

1

Лексик күнекмәләрне камилләштерү

Хикәя төзү

Бәйләнешле итеп телдән һәм язма сөйләмгә өйрәтү.

Иҗади эш


40

Исемнәрнең берлек һәм күплек сан формалары. Уртаклык һәм ялгызлык исемнәр.

1

Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру

Исемнәрнең берлек һәм күплек сан формаларын кулланып җөмләләр төзү

Исемнәрнең берлек һәм күплек сан формаларын искә төшерү һәм тирәнәйтү

Парларда эш


41

Б.с.ү. "Казан Кремле".

1

Лексик күнекмәләрне камилләштерү

Хикәя төзү

Бәйләнешле итеп телдән һәм язма сөйләмгә өйрәтү.

Иҗади эш

42

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Баш килеш.

1

Яңа тема аңлату

Исемнәрне килеш белән төрләндерә белү. Баш килештәге исемнәрне билгеләү

Татар телендәге килешләр һәм аларның сораулары белән танышу.


Күнегүләр эшләү

43

Иялек килеше. Юнәлеш килеше.

1

Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру

Иялек, юнәлеш килешендәге исемнәрне билгеләү

Иялек, юнәлеш килешенең сораулары һәм кушымчалары белән танышу, аларны тексттан таба һәм сөйләмдә дөрес куллана белү

Күнегүләр эшләү

44

Өйрәтү характерын-

дагы сочинение "Кышкы көн"

1

Лексик күнекмәләрне камилләштерү

хикәя төзү

Бәйләнешле итеп телдән һәм язма сөйләмгә өйрәтү

Иҗади эш


45

"Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" темасына контроль диктант.

1

Белемнәрне тикшерү

Хатасыз язу күнекмәсен камилләштерү

Өйрәнелгән темалар буенча йомгак ясау, үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау


Контроль диктант


46

Хаталар өстендә эш Төшем килеше.

1

Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру

Төшем килешендәге исемнәрне билгеләү

Төшем килешенең сорауларын һәм кушымчаларын истә калдыру, аларны тексттан таба һәм сөйләмдә дөрес куллана белү, баш һәм төшем килешләре формаларын аера белү

Аерым укучылардан сорау

47

Чыгыш килеше. Урын - вакыт килеше.

1

Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру

Чыгыш килешендәге исемнәрне билгеләү Урын - вакыт килешендәге исемнәрне билгеләү

Чыгыш, урын - вакыт килешенең сорауларын һәм кушымчаларын истә калдыру, аларны тексттан табарга өйрәнү һәм сөйләмдә дөрес куллана белү


Күнегүләр эшләү, телдән җавап бирү


48

Грамматик биремле күчереп язу

1

Белемнәрне камилләштерү

Хатасыз язу күнекмәсен камилләштерү

Уртаклык һәм ялгызлык исемнәрне аера, берлек һәм күплек сандагы исемнәрне килешләр белән төрләндерә белү.

Язма эш

Сыйфат

49

Хаталар өстендә эш. Сыйфатның лексик-семантик үзенчәлекләре

1

Комбинирлы

Хаталы сүзләрне анализлау

Сыйфатларның сорауларын, мәгънәләрен искә төшерү, предметның төрле билгеләрен белдереп килүләрен ачыклау; сөйләмдә дөрес куллана белү

Индивидуаль эш


50

Синоним, антоним сыйфатлар.

1

Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру

Синонимнарны сөйләмдә дөрес куллану

Синонимны искә төшерү, мәгънәдәш сыйфатлар белән танышу, аларны бәйләнешле сөйләмдә дөрес куллана белү

Күнегүләр эшләү


51

Синоним, антонимнар кертеп диалог төзү.

1

Комбинирлы

Антонимнарны сөйләмдә дөрес куллану

Капма-каршы мәгънәле сыйфатлар белән танышу, аларны бәйләнешле сөйләмдә дөрес куллана белү

Аерым укучылардан сорау


52

Сыйфат һәм сый- фатланмышлар.

1

Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру

Сыйфат һәм сый- фатланмышларны җөмләдә таба белү

Рус һәм татар телләрендә сыйфат һәм сыйфатланмышларның бәйләнеш үзенчәлеген аңлау


Парларда эш


53

БСҮ. "Туган ягым" рәсем буенча хикәя.

1

Лексик күнекмәләрне камилләштерү

Хикәя төзү

Бәйләнешле итеп телдән һәм язма сөйләмгә өйрәтү.


Иҗади эш


54

Сыйфатларның җөмләдәге роле.

1

Белемнәрне камилләштерү


Сыйфатларның исемнәрне ачыклап килүен, аларның җөмләдәге әһәмиятен белү һәм сөйләмдә дөрес куллану

Фронталь тикшерү


55

Өйрәтү характерын-

дагы изложение "Куян"

1

Лексик күнекмәләрне формалаштыру

План буенча текстның эчтәлеген сөйләү, язу

План буенча текстның эчтәлеген бирү

Язма эш


Сан

56

Хаталар өстендә эш. Сан. Санның лексик-семантик үзенчәлекләре

1

Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру

Хаталы сүзләрне анализлау

Саннар турында мәгълүмат белү, аның сораулары белән танышу, җөмләдә аларны таба алу һәм сөйләмдә дөрес куллана белү

Күнегүләр эшләү


57

БСҮ. "Яшелчә кибетендә" диалогы

1

Лексик күнекмәләрне камилләштерү

Хикәя төзү

Саннарны кулланып, диалог төзергә өйрәтү

Иҗади эш


58

Сан һәм саналмыш.Сүзлек диктанты.

1

Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру


Татар телендә сан һәм саналмышның үзенчәлеген аңлау, саналмышның берлек санда булуын ачыклау

Парларда эш


59

Грамматик биремле күчереп язу.

1

Белемнәрне камилләштерү

Хатасыз язу күнекмәсен камилләштерү

Җөмләдә саннарны таба алу һәм дөрес яза белү күнекмәләрен ныгыту.


Язма эш


Алмашлык

60

Хаталар өстендә эш. Алмашлыклар. Зат алмашлыклары.

1

Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру

Хаталы сүзләрне анализлау

Зат алмашлыкларын һәм аларның сорауларын истә калдыру, алар белән җөмлә төзи белү.

Индивидуаль эш

61

Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше.

1

Комбинирлы


Зат алмашлыкларын килеш белән төрләндерә белү

Парларда эш


62

Сорау алмашлыклары. Алмашлыкларның сөйләмдәге роле.

1

Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру

Сорау алмашлыкларын сөйләмдә куллану

Сорау алмашлыкларын белү, килеш сорауларының сорау алмашлыклары булуын аңлау

Парларда эш

63

БСҮ "Минем сабакташым"

1

Лексик күнекмәләрне камилләштерү

Хикәя төзү

Алмашлыклар белән җөмлә төзи белү, аларны сөйләмдә куллану

Иҗади эш


64

"Алмашлык" темасына контроль диктант.

1

Белемнәрне тикшерү

Хатасыз язу күнекмәсен камилләштерү

Өйрәнелгән темалар буенча йомгак ясау, үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау


Контроль эш


Фигыль

65

Хаталар өстендә эш. Фигыльнең лексик-семантик үзенчәлекләре

1

Белемнәрне гомумиләш

терү

Хаталы сүзләрне анализлау

Фигыльләр турында элегрәк үткәннәрне - мәгънәләрен һәм сорауларын искә төшерү

Күнегүләр эшләү

66

Безнең төбәкнең истәлекле урыннары турында сөйләшү

1

Лексик күнекмәләрне камилләштерү

Хикәя фигыльләрнең заман формаларын аеру

Хикәя фигыльләрнең заман формалары белән танышу, аларны телдән һәм язма сөйләмдә дөрес куллана белү


Иҗади эш

67

Хәзерге заман хикәя фигыль.

1

Комбинирлы


Хәзерге заман хикәя фигыльләрне аера, аларны телдән һәм язма сөйләмдә куллана белү.

Парларда эш

68

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

1

Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру

Хәзерге заман хикәя фигыльләрнең зат-сан белән төрләндерү

Хәзерге заман хикәя фигыльләрнең зат-сан белән төрләнүен аңлау, аларны телдән һәм язма сөйләмдә куллана белү.

Сорауларга телдән җавап бирү

69

Үткән заман хикәя фигыль.

1

Комбинирлы

Үткән заман хикәя фигыльләрне аера белү

Үткән заман хикәя фигыльләрне аера , алар-ны телдән һәм язма сөйләмдә куллана белү

Аерым укучылардан сорау


70

Киләчәк заман хикәя фигыль.

1

Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру

Киләчәк заман хикәя фигыльләрне аера белү

Киләчәк заман хикәя фигыльләрне аера , аларны телдән һәм язма сөйләмдә куллана белү

Күнегүләр эшләү


71

БСҮ. "Кышкы уеннар" хикәя төзү

1

Лексик күнекмәләрне камилләштерү

Хикәя төзү

Хикәя фигыльләр кулланып, хикәя төзү күнекмәләрен үстерү

Иҗади эш


72

"Хикәя фигыльләрнең заман формалары" темасына контроль диктант

1

Белемнәрне тикшерү

Хатасыз язу күнекмәсен камилләштерү

Фигыль темасы буенча алган белемнәргә йомгак ясау, тикшерү.

Диктант №5

73

Хаталар өстендә эш. Фигыльне кабатлау.

1

Белемнәрне гомумиләш

терү

Хаталы сүзләрне анализлау

Фигыль темасы буенча алган белемнәрне гомумиләштерү.

Парларда эш


Синтаксис-17сәг БСҮ- 5 сәгать


V. Синтаксис

74

Сүзтезмә. Ияртүче һәм иярүче сүзләр

1

Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру

Сүзтезмәләр төзи белү

Сүзтезмәләр белән танышу, аларның ни өчен кирәклеген аңлау, өйрәнелгән сүз төркемнәрен кулланып, сүзтезмәләр төзеп яза белү

Мөстәкыйль эш

75

Ияртүче һәм иярүче сүзләр

1

Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру

Сүзтезмәләр төзи белү. Ияртүче һәм иярүче сүзләрне билгеләү

Сүзтезмәләр белән танышу, аларның ни өчен кирәклеген аңлау, өйрәнелгән сүз төркемнәрен кулланып, сүзтезмәләр төзеп яза белү

Күнегүләр эшләү


76

БСҮ "Язның бер көне ел туйдыра"

1

Лексик күнекмәләрне камилләштерү

Хикәя төзү

Хикәя төзү күнекмәләрен үстерү

Иҗади эш

77

Җөмлә. Сүзлек диктанты.

1

Комбинирлы

Җөмлә төзергә өйрәнү

Җөмлә белән танышу, аның мәгънәсен һәм ничек төзелүен аңлап калу

Күнегүләр эшләү

78

Әйтү максаты ягыннан җөмләнең төрләре.

1

Интеграль

Җөмлә төрләрен белү

Әйтү максаты буенча җөмлә төрләре белән танышу, аларны төрле интонация белән укый белү

Парларда эш

79

Хикәя җөмлә һәм аны дөрес интонация белән әйтү.

1

Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру

Хикәя җөмләләр белән танышу, сөйләмдә куллану

Хикәя җөмләләр белән танышу һәм аларны дөрес интонация белән әйтү.

Күнегүләр эшләү, биремнәр үтәү


80

Сорау җөмлә һәм аны дөрес интонация белән әйтү.

1

Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру

Сорау җөмләләр белән танышу, сөйләмдә куллану

Сорау җөмләләр белән танышу һәм аларны дөрес интонация белән әйтү.

Аерым укучылардан сорау


81

Боеру җөмлә һәм аны дөрес интонация белән әйтү

1

Комбинирлы

Боеру җөмләләр белән танышу, сөйләмдә куллану

Боеру җөмләләр белән танышу һәм аларны дөрес интонация белән әйтү.

Аерым укучылардан сорау


82

Тойгылы җөмләләр.

1

Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру

Тойгылы җөмләләр белән танышу

Тойгылы җөмләләр белән танышу һәм аларны дөрес интонация белән әйтү

Парларда эш


83

БСҮ. "Сабан туе бәйрәме" рәсем буенча хикәя

1

Лексик күнекмәләрне камилләштерү

Хикәя төзү

Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләрен кулланып, хикәя төзергә өйрәнү

Иҗади эш


84

Раслау һәм инкарь җөмләләр.

1

Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру

Раслау һәм инкарь җөмләләр белән танышу

Раслау һәм инкарь җөмләләр белән танышу, аларны дөрес итеп куллана белү.

Күнегүләр эшләү

85

Өйрәтү характерындагы изложение "Чын иптәш"

1

Лексик күнекмәләрне формалаштыру

Хатасыз язу күнекмәсен камилләштерү

План буенча текстның эчтәлеген бирү

Язма эш

86

Хаталар өстендә эш. Җөмләнең баш кисәкләре

1

Комбинирлы

Хаталы сүзләрне анализлау

Җөмләнең баш кисәкләре турында белгәннәрне искә төшереп, аларны билгеләргә өйрәнү


Мөстәкыйль эш

87

Татар телендә ия белән хәбәрнең урнашуы

1

Белемнәрне камилләштерү

Ия белән хәбәрне табу

Ия белән хәбәрне сөйләмдә дөрес куллана белү

Аерым укучылардан сорау


88

Җөмләнең иярчен кисәкләре .

1

Комбинирлы

Җөмләнең иярчен кисәкләрен таба белү

Иярчен кисәкләрне таба белү, аның аерылмышка иярү үзенчәлеген аңлау


Күнегүләр эшләү

89

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

1

Белемнәрне камилләштерү

Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне аера белү

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр турында төшенчә бирү.


Аерым укучылардан сорау


90

Аергыч. Аергычны сөйләмдә дөрес куллану.

1

Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру

Җөмләдә аергычны табу

Иярчен кисәкләрдән аергычны таба белү, аның аерылмышка иярү үзенчәлеген аңлау


Парларда эш


91

БСҮ. "Транспортта үз-үзеңне ничек тотарга кирәк?" хикәя төзү

1

Лексик күнекмәләрне формалаштыру

Хикәя төзү

Аергычны кулланып, хикәя төзергә өйрәтү

Иҗади эш


92

Җөмләдә сүз тәртибе.

1

Лексик күнекмәләрне формалаштыру

Төзек җөмләләр төзү

Аергычны кулланып, җөмләләр төзергә өйрәнү

Аерым укучылардан сорау


93

Аергыч һәм аерылмыш.

1

Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру

Җөмләдә аергыч һәм аерылмышны табу

Ия белән хәбәрнең, аергыч белән аерылмышның урыннарын билгеләп, җөмләләр төзергә өйрәнү


Аерым укучылардан сорау


94

Русча җөмләләрне татарчага тәрҗемә итү.

1

Белемнәрне камилләштерү

Тәрҗемә күнегүләре эшләү

Русча җөмләләрне татарчага тәрҗемә итү күнекмәләре бирү.


Мөстәкыйль эш


95

Арадаш аттестация эше

1

Контроль

Хатасыз язу күнекмәсен камилләштерү

Алган белемнәрне практикада куллана белү

Диктант №6.

Кабатлау-4сәгать, БСҮ- 3 сәгать


96

Хаталар өстендә эш. Җөмләне кабатлау.


1

Белемнәрне гомумиләш

терү

Хаталы сүзләрне анализлау

Алган белемнәрне системага салу

Мөстәкыйль эш

VI. Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

97

Фонетиканы кабатлау.


1

Белемнәрне гомумиләш

терү

Сүзгә хәреф-аваз анализы ясау

Фонетика турындагы белемнәрне системага салу

Аерым укучылардан сорау

98

БСҮ. "Җәйге каникул" темасына диалогик сөйләм.

1

Лексик күнекмәләрне формалаштыру

Хикәя төзү

Терәк сүзләр ярдәмендә 6-8 җөмләдән торган диалог төзү

Иҗади эш


99

Сүз төзелешен һәм ясалышын кабатлау

1

Белемнәрне гомумиләш

терү

Сүз төзелешен һәм ясалышын кабатлау

Алган белемнәрне системага салу

Мөстәкыйль эш


100

БСҮ "Безнең сыйныф бүлмәсе" темасына монологик сөйләм.

1

Лексик күнекмәләрне формалаштыру

Сүз төркемнәрен кабатлау

Терәк сүзләр ярдәмендә 6-8 җөмләдән торган монологик сөйләм төзү

Аерым укучылардан сорау


101

Синтаксисны кабатлау

1

Белемнәрне гомумиләш

терү

Җөмлә турында кабатлау

Синтаксис турындагы белемнәрне системага салу

Парларда эш


102

БСҮ. "Сабан туе" темасына диалогик сөйләм

1

Белемнәрне гомумиләш

терү

Җөмлә турында кабатлау

Җәйге ялларда куркынычсызлык кагыйдә ләрен истә калдыру

Сорауларга телдән җавап бирү














3 нче сыйныфларның татар төркеме өчен татар теленнән укыту - методик комплекты

дәреслек

методик әсбаплар

Ф.Ф.Харисов, Г.Р.Шакирова, Р..К.Сәгъдиева. Татар теле: Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен). - Казан: "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты, 2013.


Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2008

"Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар телен укыту программасы (татар балалары өчен): 1-11 нче сыйныфлар. Авторы: Ф.Ф. Харисов, Ч.М.Харисова, В.А. Гарипова . - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011.

Гайнуллина К.Р.Татар теленең орфографик сүзлеге. Казан: Мәгариф, 2010.

Мозаффарова М.Г. Язу дәресләрен ничек оештырырга? - Казан. - 2006. - 47 б.

Сафина С.Р., Гыймадиева Н.С. Башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән сочинениеләр. - Казан: "Яңалиф" - 2005. - 96 б.

Сафиуллина Ә.Н. Татар орфографиясенең кыен очракларына дидактик материаллар. - Казан: "Гыйлем" нәшрияты, 2008. -112б.

Сәлимов Х.С. Татар теленең орфограммалар сүзлеге. - Казан: Яңалиф, 2006

Татар теленнән иҗади сочинениеләр һәм изложениеләр язарга өйрәтү. 1-4 кл. Казан: Мәгариф, 2009.

Татар теленнән диктантлар: Дүртьеллык башл. татар мәкт.1-4 с-флары өчен: Укытучылар өчен кулланма/ М.Х.Хәсәнова, Л.И.Галиева, С.С.Мөхәммәтшина, Т.Н.Садыйкова. - төзәт.һәм тулыл. 3 нче басма. - Казан: Мәгариф, 2006. - 159 б.

Татарча - русча фразеологизмнар сүзлеге. Казан: Мәгариф,2007.

Харисов Ф.Ф., Ч.М. Харисова. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар. Казан, "Яңалиф", 2006.

Edu tatar. ru. Цифровые образовательные ресурсы

Digital.1september.ru. Школа цифрового века.











 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал