7


  • Учителю
  • Сценарий на новый год 'Современный колобок' (начальная школа)

Сценарий на новый год 'Современный колобок' (начальная школа)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Яңа ел бәйрәменә сценарий

Яңача колобок.

"Колобок" көе уйный, әби белән бабай чыгып утыралар.

Бабай: Әби, Яңа ел җитә бит.

Әби: беләмм. Шуннан?

Бабай: Әйдә колобок булсада пешер әле.

Әби: нинди кәләбүк?

Бабай: Ко- ло - бок, урысча бу, безнеңчә йомры икмәк.

Әби: Шулай диген аны, дөнья бетәр алдыннан, телеңне онытып урыска күчеп ятасың. Нәрсәдән пешерим соң мин аны?

Бабай: Ничек нәрсәдән? Оныттың да мәллә? Пенсионерларга гуманитарка бирделәр бит, Американың үзеннән, шул он булырга тиеш.

Әби: Хай, бабай җаным, онытканмын бит. Хәзер пешерәм, хәзер... (Китә башлый, туктап) түлке...

Бабай: тагын нәрсә инде?

Әби: утын юк бит.

Бабай: Менә тишек баш! Безгә бит газ керттеләр! Түләү кзгазе килгәч кенә исеңә төшә.

Әби: әй, иләк баш, башук онытканмын, (читкә карап) тәки пешерәсе була инде.

Бабай: бар, бар, мин контактка гына кереп чыгыйм әле, нинди новостьлар бар микән.

Әби китә, бабай телефонда уйный.

Әби керә.

Әби: Кәләбүк әзер, суынырга тәрәзә төбенә куям, суынсын.

Бабай: (телефонын кесәсенә тыга). Менә әйбәт. Ул суынганчы, мин Сәли кибетеннән чыршы алып меним әле, яңалыкларга товар кайтты дип язганнар., бәйрәм булгач, бәйрәм булсын.

(музыка уйный, )Әби белән бабай китәләр, колобок уяна, киерелә, биеп ала

Колобок: Менә сиңа, Родители!

Тәрәзә төбенә куйдылар,

Үзләре чыгып шылдылар.

Салкын тияр, егылып төшәр дип

Уйлап та карамыйлар. ( тикшереп йөри башлый)

  • Круто яши минем предки. Телек та бар. ( телевизор җибәрә,).

  • Тфу, тагын реклама, скуката. (Сүндерә, көзге янына килә, башын селки).

  • Кем инде шундый колобок әвәли. (кара күзлек кия, бандана, көзгегә карый)

  • Вот круто булды!

Ишек шакыйлар.

Колобок: Кем бар анда? Керегез.

каршына маймыл килә.

Колобок: ә бу тагын нинди табигать хатасы, син кем?

Маймыл: мин маймыл, минем ел килә бит, шуңа мине сезгә, 1 елга командировкага җибәрделәр, бөтен җирегезне кәҗә белән сарык баскан, куып бетереп булырмы, ә син кем?

Колобок: мин колобок, күрмисең что ли.

Киләсе ел була Маймыл елы,
Адәм, имеш, шуннан яралган.
Шушы йонлы hәм койрыклы заттан
Җир шарына кеше таралган.

Син ул кәҗә - сарыклар белән җайлап маташ, чөеп атмасыннар.

Маймыл: Бер елга гына ничек тә чыдармын әле, сине дә ашамаганнар бит әле.

Колобок: Кем әйтә аны, минем пешкәнгә ярты гына сәгать бит әле, кайчанга кадәр чыдатырлар, күргән берсенең ашыйсы килә.

Маймыл: Бигрәк крутой күренәсең, син кая барасың соң?

Колобок: просто гуляю, маҗара эзләп йөрим.

Маймыл: ансы нәрсә тагын?

Колобок: вот деревня, бернәрсә дә аңламыйсың син! Ярар бер елда ничек тә өйрәтерләр әле сине. Минем синең белән сөйләшер сүзем юк, давай юлыңда бул.


Маймыл кереп китә, колобок алга таба китә, каршысына бүре чыга.

Бүре: син кем?

Колобок: мин Колобок, күзең күрми мәллә?

Бүре: (ялманып) кара нинди встреча! Мин бик ач.

Колобок: ә миңа нәрсә?

Бүре: менә мин сине ашыйм!

Колобок: ну да! Мин синең авызыңа керер дип уйлыйсың мәллә? Синең авызыңдагы ис, фу ул сасыга кем керсен! Син тешеңне бер дә чистартмыйсың мәллә? Стыдно! Шундый күп зубных паст, блендамент, колгейт.... хоть бы жвачка чәйнәр идең. Мә орбит, чәйнә! (бүре жвачканы ала).

Бүре: бу тагын нәрсә? (кабып карый). Тьфу! Карбыз тәме килә! Әгәр сарык тәме килсә самый раз булыр иде.

Колобок: ну зна - аааа -ешь, Галина бланка кирәк түгелме тагын? Обойдешься. Кибеткә барып үзең ал. Ә миңа тимә. А то мин гуманитаркадан ясалган, срогым әллә кайчан чыкты инде. Йә син чәйни тор, мин китим әле.

Музыка Икесе дә китәләр. Колобокка аю очрый.

Аю: син кем

Колобок: ну малай хайваннар китте! Совсем мине танымый башладылар. Колобок мин!

Аю: ой. Колобок. Сине очрату әйбәт булды әле, мин бик ач.

Колобок: карале, аю! Синең үзеңне көзгедән караганың бармы? Целлюлит басып алган бит үзеңне! Сиңа диетага утырырга кирәк, берлогаңда йокларга да йокларга әле, ә син монда аңгыраеп йөрисең!

Аю: мин җәй көне ашап туймадым, эчтә бүреләр улый.(эчен сыпыра)

Колобок: шуңа күрә, натуральный ашау ашарга кирәк, ә супермаркеттагы полуфабрикантларны түгел. Давай пака, мин киттем әле.

Музыка Аю чыгып китә, колобок йөренә, буялган, ясалган, модный шубадан төлке керә.

Колобок: ух ты! Хоть бер продвинутый хайванны очратырмын икән! Син кем, төлкеме әллә?

Төлке: әйе, мин Төлке Патрекеевна!

Колобок: карале, ә син нәрсә белән чәчеңне юасың?

Төлке: Хедн - Шолдрес

Колобок: класс! Тешләрең дә ап - ак!

Төлке: әәәә. Бу блендамент.

Колобок:ә духиларың нинди!

Төлке: коко - шанель, бигрәк тәмле ис килә синең үзеңнән дә! (колобокны кочаклый)

Колобок: бу минем дезодарант, таба төбенә ябышкан Жемчужина Поволжья

Төлке: шуңа бигрәк аппетитный күренәсең.(колобок төлке яныннан чикәрәк китә)

Колобок: син бу хәйләңне ташла! Беләм мин сине, хәзер кесәгә сиеп китәсең! Әгәр мин сиңа ошасам, әйдә ЗАГСка. Ошамасам юлыңда бул.

Төлке: ой ошыйсың, бик ошыйсың. Син шундый крутой, мин синең белән дөнья читенә барырга да әзер. Киттекме?

Музыка яңгырый. Икесе култыкланышып чыгып китәләр.

Бу дөньяда яшәү дәверендә
Нинди генә еллар күрмәдек.
Үгез елы, Елан, Тычкан, Әтәч,
Кәҗә елында да яшәдек.

Киләсе ел була Маймыл елы,
Адәм, имеш, шуннан яралган.
Шушы йонлы hәм койрыклы заттан
Җир шарына кеше таралган.

Галимнәрнең мондый фикеренә
Кайберәүләр әле ышанмый.
Нигә дисәң, соңгы вакытта
Маймыллардан кеше яралмый.

Ә адәмнән маймыл яралуга
Гаҗәпләнми хәзер бер кеше.
Һәрбер җирдә очратырга мөмкин
Гадәтигә әйләнгән күренешне.

Әллә инде тарих тәгәрмәче
Кире якка китте тәгәрәп.
Кая барсаң, кеше маймыллана,
Кая барсаң, көлке - мәрәкә.

Кемдер байлыгыннан маймыллана,
Эш булмагач, кирәк тамаша.
Өченчесе очны - очка ялгап,
Тамак туйдырырга тырыша.

Маймылланыр өчен чаралар куп,
Иң көчлесе аның - аракы.
Шайтан суы, яшел елан диләр -
Шул маймылландыра халыкны.

Яна елда, дуслар, әйдәгез әле,
Кешелеккә табан борылыйк.
Начар гадәт, холык - гамәлләрне
Иске елда онытып калдырыйк.

Маймыл елы диеп маймылланмыйк,
Ничек яшәсәк тә көн утә.
Маймыл сузе мәймунгә бик якын,
Кеше булуларга ни житә!




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал