7


  • Учителю
  • Тест по татарскому языку на тему Сыйфат

Тест по татарскому языку на тему Сыйфат

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

"Сыйфат" темасы буенча контроль эш. 6 нчы класс.

А1. Сыйфат нинди сүз төркеменә керә?

а) модальлек сүз төркеме

б) мөстәкыйль сүз төркеме

в) бәйләгеч сүз төркеме

А2. Сыйфатлар нинди сорауларга җавап бирә?

а) кем? нәрсә? ни?

б) нинди? кайсы? кайдагы? кайчангы?

в) кайда? кайчан? ничек?

А3.Сыйфат кайчан килеш, тартым, сан белән төрләнергә мөмкин?

а) дәрәҗә категориясен алганда

б) исемләшмәгәндә

в) исемләшкәндә

А4.Бу сыйфатлар нинди төркемчәгә керә?

Сары күлмәк, зур йорт, киң юл, түгәрәк күл,йомшак ипи, симез хайван,нечкә җеп, яшь үсемлек, батыр егет, усал бүре, ачы миләш, тозлы аш.

а) нисби сыйфатлар

б) тартым сыйфатлары

в) асыл сыйфатлар

А5.Бу сыйфатларның дәрәҗәсен билгеләгез?

Ак кар, караңгы төн, таза егет, матур кыз, гомуми караш, рәсми кәгазь.

а) гади (төп) дәрәҗә

б) чагыштыру дәрәҗәсе

в) артыклык дәрәҗәсе

г) кимлек дәрәҗәсе

А6. Түбәндәге сыйфатлар нинди җөмлә кисәге булып килгән?

Агач яфраклары ямь - яшел. Көн яңгырлы. Күңел шат.

а) хәбәр

б) аергыч

в) тәмамлык

г) хәл



Текстны укыгыз һәм В1-В5 биремнәрен эшләгез.



1)Безнең якларда калын урманнар, тирән елгалар, зәңгәр чишмәләр бар. 2)Урманнарында төп-төз агачлар, алар астында кып-кызыл җир җиләкләре үсә. 3)Елгалары балыкка бай. 4)Чишмәләренең суы тешеңне сындырырлык.



В1. Беренче җөмләдә ничә сыйфат бар? Цифр белән күрсәтегез.

В2. Икенче җөмләдәге сыйфатлар кайсы дәрәҗәдә?

В3. Дүртенче җөмләдәге сыйфат ясалышы буенча нинди төрдән?

В4. Өченче җөмләдәге сыйфат нинди җөмлә кисәге булып килгән?

В5. Кып-кызыл сыйфатына морфологик анализ ясагыз.









 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал