7


  • Учителю
  • Сценарий на сказку Коза и Баран

Сценарий на сказку Коза и Баран

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала





Татарстан Республикасы Казан шәһәре Идел буе районы

мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе

"31 нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы"





















Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган кичә





















Башкарды:

Татар теле тәрбиячесе

Айтуганова Наилә Наил кызы









Казан 2016





"Кәҗә белән сарык" әкияте буенча инсценировка

Максатлар:

1) Г. Тукай әкиятләре аша балаларда матур әдәбият белән кызыксыну уяту;

2) Балаларның фикерләү сәләтләрен үстерү;

3) Шагыйрьнең иҗатына хөрмәт тәрбияләү.

Өй күренеше. Әкрен генә татар көе ишетелә.

Алып баручы. Борын борын заманда ир белән хатын торган.

Тормышлары фәкыйрь булган.

Асраганнар бер кәҗә белән сарык.

Менә бер көнне...

Кәҗә. Сарык дус! Син бүген ашадыңмы?

Сарык. Юк ашамадым. Минем дә ашыйсым килә. Әби белән бабай үзләре ашый, чәй эчә.

Кәҗә. Ә безгә бирмиләр.

Сарык. Тукта әле, сөйләшмә, безнең турында сөйлиләр.

(әби белән бабай сөйләшәләр). Бабай әбигә

Бабай. - Кара әле, кара әби

Үзен яхшы беләсен бит печән хакын

Китсен бездән чыгып кәҗә белән сарык

Ашап ята бушка алар азык.

Әби. - Ярар, бабай, ярар, ярар





Китсен болар чыгып сәфәр

Кәҗә белән сарык китсен бездән

Ашатырга бер дә калмады хәл.

Бабай. - Сарык, кәҗә килегез монда.

Әби. Сезне ашатырга хәлебез юк. Мә сезгә капчык. Барыгыз...

Алып баручы. - Нишли инде мескен кәҗә белән сарык?

Икесенә бер зур гына капчык асып

Китте болар кырга таба сәфәр чыгып.

(җырлый-җырлый китәләр)

Менә сиңа уң кулым,

Менә сиңа сул кулым,

Син бит минем якын дустым,

Менә сиңа куш кулым.

(Кулга-кул тотышып юл буйлап баралар)

Алып баручы. Бара болар. Күпме баргач, юл өстендә бүре башын табалар.

Сарык. Ай-яй, бу нәрсә? (Кырыйга сикерә).

Кәҗә. Үләм, куркам! (Идәнгә егыла).

(Әкрен генә торып бүре башы кырына киләләр).

Сарык. Бу бит бүре башы!!! Кирәге чыгар, алыйк. Кәҗә, әйдә тот, капчыкка салыйк.

Кәҗә. Юк, юк. Мин куркам, син тот.

Сарык. Сакалбай, син кыю син тот!





Кәҗә. Юк. Сарык абзый, син көчлерәк, син ал.

Алып баручы. Кәҗә белән Сарык тартына торгач, курка-курка бүре башын колагыннан тотып, капчыкка салалар.

Сарык. (шатланып) Булды бу, дустым. Әйдә киттек.

Алып баручы. Һәм кәҗә белән Сарык тагын юлга чыгалар.

(Музыка уйный. Кәҗә белән Сарык баралар. Җырлыйлар.)

1. Урман буйларына менәм,

Урман буе ямьлегә.

Бир кулыңны. Мин дә бирәм

Дус булырга мәңгегә.

(Шул арада урманда икенче күренеш. Бүреләр учак янында ботка пешерәләр)

Алып баручы. Бара болар, бара. Урманда суык та, караңгы да була башлады. Күрә болар ерак түгел бер ут яна.

Кәҗә. Сарык абзый, карале, кара. Күрәсеңме еракта ут яна.

Сарык. Әйдә, Кәҗә, куныйк бүген шунда барып.

Кәҗә. Әйдә, дустым, киттек.

Алып баручы. Кәҗә белән сарык учак янына юл тоттылар. Килеп җитсәләр учак янында бүрелән утырганын күреп алалар. Кәҗә белән сарык куркалар башта, бер-берсенең артына качалар.

Сарык. - Исәнмесез, бүре әфәнделәр.

Кәҗә. - Хәлләрегез ничек?

(бүреләр шатланалар, кулларын ышкып, иреннәрен ялыйлар)

I бүре. Әйдәгез, килегез монда!





II бүре. Безнең хәлләр әйбәт.

III бүре. Менә, ит үзе килде!

IV бүре. Боткабыз була бүген итле.

Бүреләр җырлый.

Әй, дускайлар, дускайлар

Кемнәр килгәннәр безгә?

Кәҗә белән сарык ич бу,

Әйдә, узыгыз түргә.

Сарык. Кайгырмагыз, бездә ит күп. Кәҗә, капчыктагы бүре башын китер алып.

Кәҗә. Микикики, микикики. Капчыктагы бүре башы бит унике. Кайсын бирим?

Сарык Зур башны китер табып.

Алып баручы. Кәҗә капчыктан бүре башын чыгара. Бүреләр бер-берсенә карап, куркып калалар.

(бүреләр куркышалар)

I бүре. Су беткән. Мин хәзер су алып киләм (Китә).

Алып баручы. Шулай итеп, өлкән бүре суга китә. Кайтмый озак кына вакыт үтә.

II бүре. Менә учак та сүнә. Мин утын алып киләм(Китә).

III - IV бүре. Без аларга булышабыз (Китәләр).

Алып баручы. Шулай итеп бүреләр бер-бер артлы урманга качып бетәләр.

(Кәҗә белән Сарык ут янында).





Кәҗә. Әйдә, сарык дус, бүреләр китте, ботка ашыйк.

Сарык. Шулай шул, кәҗә дус, бу бүре башы безгә булышты. Бүреләр качты.

Кәҗә. - Әй ботка тәмле!!

Сарык. - Әйе, ботка баллы!

Алып баручы. Кәҗә белән сарык туйганчы ботка ашадылар да , җылы учак янында йокларга яттылар. Ә иртә белән кәҗә белән сарык капчыкларын асып урман буйлап сәфәр китәләр.

Кәҗә. - Әйдә, дустым, күзләр кая карый

Сарык. - Аяклар кая бара, шунда юл тотыйк.

Эх, дускаем, дускаем,

Дускаем, дус ишкәем.

Әгәр синнән аерылсам

Ялгыз башым нишләем.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал