7


  • Учителю
  • урок по обществознанию 'Ребенок в семье' на татарском языке (6 класс)

урок по обществознанию 'Ребенок в семье' на татарском языке (6 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: "Бала гаиләдә" дәресе җәмгыять белеме курсының хокук темасына керә. 6 сыйныф укучылары баланың гаиләдә тарихи үсешен күзаллау йөзеннән, түбәндәге максат куелды. Максат:   Төрле тарихи этапларда баланың гаиләдәге урынын билгеләү; Укучыларда эзләнү алымнарын үстерү; Уку
предварительный просмотр материала

Лаеш муниципаль районы Державино төп белем бирү мәктәбе

6 нчы сыйныфта җәмгыять белеме дәресе

Тема: "Бала гаиләдә"





Шаһиева Илсөяр Илгизәр кызы,

икенче категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы


2013 ел

6 нчы сыйныфта җәмгыять белеме дәресе.

Тема: Бала гаиләдә.

Максат:

  1. Төрле тарихи этапларда баланың гаиләдәге урынын билгеләү;

  2. Укучыларда эзләнү алымнарын үстерү;

  3. Укучыларда бүгенге җәмгыятькә уңай караш тәрбияләү.

Дәрес тибы: катнаш

Төп аңлатма: "балачак".

Җиһазлау: дәреслек, интернет-ресурслар, презентация, чиста битләр, фломастерлар, ноутбук, проектор.

Дәрес планы:

  1. Нәрсә ул балачак?

  2. Төрле тарихи этапларда балаларга караш.

  3. Төрле халыкларда тәрбия алымнары.

  4. Төрле тарихи вакытларда тәрбия алымнары.

Дәрес барышы:

  1. Актуальләштерү.

Укытучы сүзе: - Кадерле балалар! Хәзер без сезнең белән өйләребезгә кайтабыз. Юк-юк, җыенмагыз, бары тик уйларыбыз, фикерләребез белән генә. Чөнки бүгенге дәресебезнең темасы: "Бала гаиләдә" дип атала.

Әйдәгез, искә төшереп китик әле:

  1. Гаилә ул бала өчен нинди роль уйный?

  2. Россия Конституциясендә баланың нинди хокулары һәм бурычлары турында әйтелә? (Укучыларның җаваплары тыңлана)

  1. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Укытучы сүзе: Кешелекнең иң матур һәм иң ваемсыз чагы - балачак. Аны төрле кеше үзенчә аңлата. Әйдәгез, бу сүзнең мәгънәсен табыйк әле.

Без бүгенге дәрестә сезнең белән төркемнәрдә эшләрбез. Сезнең яныгызда аерым битләрдә психолог фикере бирелгән. Шуннан балачакны ул нинди стадияләргә бүлүен табып укыгыз. (1 нче кушымта)

Ә хәзер бу фикерне китабыгыз белән чагыштырыгыз. Китапның 131нче битендә шулай ук балачак стадияләренә бәяләмә бирелгән.

Әйдәгез, нинди гомуми фикергә килдегез, бергәләп нәтиҗә ясыйк. (фикер алышу)

Хәзер тарихка күз салыйк. (презентация ярдәмендә борынгы заманнан алып хәзерге көнгә кадәр булган тәрбия алымнарын бер укучы - тарихчы тасвирлый.)

Укучылар, баланы төрле халыкларда да төрлечә тәрбияләгәннәр. Әйдәгез, безгә якын булган татар халкының тәрбия алымнары белән танышып китик әле. Хәзер бик игътибар белән "Алтын бөртекләр" дигән татар мультфильмын карагыз һәм уйлагыз: татар хатыны үзенең малайларын нинди ысул белән тәрбияләгән? ("Алтын бөртекләр" дигән татар мультфильмын карау).

Укучылар төркемләп фикер алышалар.

Укытучы: (нәтиҗә ясый) - Әйе, татар халкының тапкырлыгы, эш сөючәнлеге шундый батыр һәм матур ирләр үстерергә булышкан.

Татар халкы үзенең җырлары белән дә, биюләре белән дә тәрбияли. Әйдәгез, бергәләп ял итеп алыйк - татар халык көенә физзарядка! ("Эш беткәч уйнарга ярый" мультфильмындагы көйгә физкультминутка үткәрелә)

Ә сезне әти-әниләрегез ничек тәрбияли? Бүгенге тәрбиядә нинди алымнар кулланыла? Төркем белән бергәләп гаиләдәге тәрбия турында берәр рәсем яки плакат ясап карагыз әле. (күмәк рәсем ясау)

Укучылар үз рәсемнәрен яклыйлар.

Укытучы: Безнең дәрестә юрист та катнаша. Баланың гаиләдәге хокуклары турында нинди сорауларыгыз бар - аңа бирә аласыз. (Бер укучы юрист булып, документларга нигезләнеп, сорауларга җавап бирә)

  1. Белемнәрне тикшерү.

Укытучы: - Бүгенге дәрестә сез балалар тормышы һәм тәрбиясе турында нәрсәләр белдегез?

Сез кайсы тарихи вакытта яшәр идегез?

Сезнең әти-әниләрегез тәрбиясе турындагы анкетаны эшләп алыгыз әле. (2 нче кушымта)

Укучылар җавабы тыңлана.

  1. Өй эше: 1) "Бала гаиләдә" темасын укырга, 130-135 битләр, сорауларга җавап бирергә.

2) шул ук һәм практикумны үтәргә.

3) "Иң яхшысы - балаларга!" дигән темага эссе язып килергә.

V. Нәтиҗә ясау, билгеләр кую.

Кулланылган әдәбият:

  1. А.И.Кравченко, Е.А.Певцова. Җәмгыять белеме, 6 сыйныф. Казан: "Хәтер", 2006.

  2. Россия Федерациясе Конституциясе.

  3. Э. Эриксон. Психосоциальная концепция развития личности.

  4. "Ялкын" журналы, №1 1995 ел.

  5. , , Федеральный правовой портал


1 нче кушымта. Психосоциальная концепция развития личности (Э. Эриксон)

Разрабoтанная американским психологом Эриком Эриксоном психосоциальная концепция развития личности показывает тесную связь психики человека и характера общества, в котором он живет. В каждой культуре имеется особый стиль воспитания детей, он всегда принимается матерью как единственно правильный. Этот стиль определяется тем, что ожидает от ребенка общество, в котором он живет. Каждой стадии развития человека соответствуют свои, присущие данному обществу ожидания, которые человек может оправдать ил не оправдать, и развитие его личности может пойти по негативному или позитивному направлению.

Первая стадия - младенчество (от рождения до одного года). Без тесного эмоционального контакта, без любви, внимания и заботы нарушается социализация ребенка, возникает задержка психического развития, развиваются различные заболевания; у ребенка появляется агрессивность, а в будущем - различные проблемы, связанные со взаимоотношениями с другими людьми. Таким образом, эмоциональное общение младенца со взрослыми является ведущей, главной деятельностью на данном возрастном этапе, влияющей на развитие его человеческой психики и обусловливающей положительный или негативный исход, результат развития на это этапе. Позитивным результатом можно считать формирование у младенца доверия к миру, людям, оптимизм, негативным результатом - формирование недоверия к миру, людям, пессимизм, даже агрессивность.

Вторая стадия - раннее детство (от года до трех лет) связана с формированием автономии и независимости. Ребенок начинает ходить, обучается контролировать себя при выполнении актов дефекации; общество и родители приучают ребенка к аккуратности, опрятности, начинают стыдить за «мокры штанишки». Социальное неодобрение открывает глаза ребенка на самого себя, он чувствует возможность наказания; формируется чувство стыда. В конце стадии должно наступить равновесие автономии и стыда. Это соотношение стане благоприятным для развития ребенка, если родители не будут подавлять желания ребенка, не будут бить его за провинности.

Третья стадия - детство (по терминологии Эриксона - возраст игры; 3 - 6 лет). На данной стадии ребенок уже убежден, что он личность; он бегает, умеет говорить, расширяет область овладения миром. У ребенка формируется чувство предприимчивости, инициативы, которое закладывается в игре, следовательно, игра является ведущей деятельностью на данном возрастном этапе. Игра очень важна для развития ребенка: она формирует инициативу, творчество; посредством игры ребенок осваивает отношения между людьми, развивает свои психические возможности - волю, память, мышление и пр. Если же родители не уделяют внимания играм ребенка, то это отрицательно сказывается на его развитии, способствует закреплению пассивости, неуверенности, чувства вины.

Четвёртая стадия - младший школьный возраст (6 - 11 лет). Ребёнок уже исчерпал возможности развития в рамках семьи, и теперь школа приобщает его к знаниям о будущей деятельности, к культуре общества. Ведущей деятельностью на данной возрастной стадии является учеба. Если ребенок успешно овладевает знаниями, новыми навыками, он верит в свои силы, спокоен, уверен в себе. Напротив, неудачи в школе приводят к появлению, а порой и закреплению чувства своей неполноценности, неверия в свои силы, отчаяния, потери интереса к учёбе. В этом случае ребенок как бы снова возвращается в семью; она становится для него убежищем, если родители относятся к нему с пониманием, стараются помочь преодолеть трудности в учебе. Если же родители лишь ругают и наказывают ребёнка за плохие оценки, чувство неполноценности у него закрепляется порой на всю его жизнь.

2 нче кушымта.

Анкета "Әти-әниең нинди?"

1.Син классташың белән сугыштың, ди әти-әниеңне тиз арада мәктәпкә

чакырталар. Ул нишләр?

А) сиңа җәза бирә, кызып китеп, кул да күтәрергә мөмкин;

б) сугышуның сәбәбен ачыклый, аннары вәгазь укырга тотына;

в) иң элек сыйныф җитәкчесе белән сөйләшә.

2. Өй җыештырганда, ялгыш әниең өчен кадерле булган вазаны ваттың.

Әниеңнең реакциясе нинди?

А) яңагыма суга;

Б)" Кит моннан, бала-чагага кушсаң, шул булыр инде ул",- дип ачулана;

В) тынычландыра, бу бит ялгышлык белән килеп чыккан эш.

3. Әгәр баласын гаепсезгә орышканын аңласа, әниегез:

а) бу турыда кабат сүз кузгатмый;

б) гафу үтенә;

в) гаебен таный.

4. Төрле сораулар биреп, әти-әниеңнең башын катырасың. Ул инде

арыды һәм шуңа күрә:

а) "Бер минутка булса да тынычлыкта калдыр әле мине!"- дип кычкыра;

б) сорауларга сабыр гына җавап бирә;

в) арыганлыгын аңлата, башка вакытта иркенләп сөйләшербез, ди.

5. Сочинение язарга кирәк.Әниеңнән ярдәм сорыйсың.Ул:

а) "черновик"ка язып бирә;

б) усал гына "Үзең яз, мин булмасам, ни эшләрсең",- ди;

в) теманы, кирәкле әдәбиятны табарга булыша;

6. Синең бик тә аквариум аласың килә. Балыкларны үлеп яратасың...

Әти- әниең нәрсә дияр?

а) "Юк, алмыйбыз!"

б) "Ярар, алыйк. Балыкларны бергә ашатырбыз";

в) "Балыкларны алам, ләкин исеңдә тот: минем вакытым юк, аларны үзең карасаң гына..."

НӘТИҖӘ: 6 җавабы да "в" икән, димәк, әти-әниең менә дигән тәрбияче. Баласына басым да ясамый, шул ук вакытта тыңлата да белә. Тыныч, сабыр гына синең ялгышларыңны аңлата, өй эшләреңдә ярдәм итә, киңәшләрен бирә.

3-4 җавап "в" икән, әти-әниең синең өчен барысын да эшләргә әзер. Өйгә бирелгән мәсьләләреңне дә чишеп бирер, иншаны да синең өчен язар ул. Ана өчен баладан да кадерлерәк кеше юк.

3 тән дә кимрәк җавап "в" булса, әти-әниеңә арагыздагы мөнәсәбәтләр турында җитди уйланырга кирәк.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал