7


  • Учителю
  • ӘДәби-музыкаль кичә 'Өлкән булып үткән балачак' (1-4 класслар өчен)

ӘДәби-музыкаль кичә 'Өлкән булып үткән балачак' (1-4 класслар өчен)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала


Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

Түбән Өскебаш авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе







Өлкән булып үткән балачак

(Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан үткәрелгән әдәби-музыкаль кичә)






Гасимова Миләүшә Рафаил кызы

югары категорияле

башлангыч сыйныф укытучысы










Ерак иде ул көн, озак көттек,

Бер кайгы да урап узмады.

Мең ярым көн буе көрәш барды,

Мең ярым көн көттек без аны.

Ах, бу сугыш, мәрхәмәтсез сугыш,

Балалар, - дип җәлләп тормады.

Балачакның изге мизгелләрен,

Әтиләрен хәтта урлады.

Плакат: 1941 нче ел, 22 нче июнь - 1945 нче ел 9 нчы май. ( 1418 көн )

Укытучы: Исәнмесез, кадерле балалар, укытучылар, бүгенге кичәдә иң хөрмәтле кешеләр - балачаклары сугыш елларына туры килгән кадерле әбиләребез, бабаларыбыз. Бүгенге Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышланган, әдәби-музыкаль чараның темасы "Өлкән булып үткән балачак",- дип атала.

( Җәй. 1941 нче елның 22 нче июне. Кояшлы матур көн. Чәчәкле болында дуслар очраша...)

1 укучы. (шатланып җырлый)

Кояшлы ил - безнең ил , безнең ил,

Күге аның гел аяз, гел аяз.

2 укучы. (икенче яктан килеп чыга, җырны дәвам итә.)

Кыш китерсә Кыш бабай,

Чәчәк алып килә яз,

Чәчәк алып килә яз.

( Кызлар кулга кул тотынышып бергә җырлыйлар)

Кар китерсә Кыш бабай,

Чәчәк алып килә җәй,

Чәчәк алып килә җәй.

1 укучы. Нинди матур кояшлы көн!

2 укучы. Болын тулы аллы- гөлле чәчәкләр!

(чәчәк җыя)

1 укучы. Әйе шул, бигрәк матурлар!

2 укучы (дустына чәчәкләр бирә) Ә менә бу матур чәчәкләрне сиңа бүләк итәм, дустым!

1 укучы. Рәхмәт! (ул да чәчәкләр өзеп бирә) Ә менә болары сиңа!

( Кызлар чәчәкләр тотып җырлыйлар)

Сандугачлы урманы, урманы,

Чәчәкле болыннары, болыны,

Бөтен җиргә яңгырый

Безнең бәхет җырлары,

Безнең бәхет җырлары.

1 укучы. Без сөенми, кем сөенсен: икебез дә уку елын яхшы билгеләргә тәмамладык!

2 укучы. Быелгы игеннәрдән исән-сау мул уңыш җыеп алсак, сиңа яңа күлмәк алырбыз, - диде әтием.

1 укучы. Әй, дустым, быелгы җәйге каникулда рәхәтләнеп ял итәбез әле, алла бирса! (йөгереп Ибраһим керә, бик борчулы)

Ибраһим. Гөлинә, Әдилә, сезгә әниләрегез тиз генә өйгә кайтырга куштылар.

  1. укучы. Нәрсәгә икәнен әйттеләрме соң, Ибраһим?

Ибраһим ( моңсу гына) Сугыш башланган,- ди, кызлар.

1 укучы Сугы-ы-ыш???

2 укучы Ә нәрсә соң ул сугыш???

Ибраһим Үзем дә аңлап бетермәдем. Ләкин әйбәт әйбер түгел бугай. Әниләр елыйлар да, елыйлар.

1 укучы Әйдә, Әдилә, чынлап та өйгә кайтыйк әле без.

Ибраһим. Әйдәгез, кызлар. Кайтыйк шул, әйдәгез.

( балалар моңсу гына чыгып китәләр) ("Солдатлар" җырының музыкасы яңгырый) Укытучы. 1941 нче елның 22 нче июнь таңы. Фашистлар Германиясе сугыш игълан итмичә генә, Советлар Союзына басып керде. Бөек Ватан сугышы башланды.

Әй, бу сугыш, насыйп итмәде шул

Яңа күлмәкләрне кияргә.

Язмады шул шушы балаларга

Рәхәтләнеп " әти " дияргә.

Сабыйлыктан әйткән хыяллары

Ашмады шул чынга, ашмады.

10-12 яшьлек бу балалар

Укуларын хәтта ташлады.

Кулларына дәфтәр-каләм түгел,

Сәнәк - көрәк алды балалар.

Алар хәзер әтиләре өчен

Тормыш йөген тартып баралар.

  • Кадерле балалар, кичәбезнең түрендә утыручы әбиләребез һәм бабаларыбызның балачаклары сезнеке кебек матурлыкта, муллыкта үтмәде. Дөрес, матур булып башланган да иде ул ... ләкин шулай матур итеп дәвам итәргә сугыш ирек бирмәде. Явыз фашист гаскәрләре илебез чикләренә басып кергән чорларда

Зәйтүнә әбигә - 20 яшь, Роза апага-11 яшь, Васил абыйга - 6 гына яшь иде әле

Яшьләренең төрлечә булуына карап, сугыш аларга сынауларның төрлесен әзерләде.

1 укучы. Ах, бу сугыш, мәрхәмәтсез сугыш,

Балалар,- дип җәлләп тормады.

Балачакның изге мизгелләрен,

Әтиләрен хәтта урлады.

  1. укучы. Бер кайгысыз уйнап- көлеп кенә,

Яшәр чаклар түгел идеме?

Эх, син, сугыш, мәрхәмәтсез сугыш,

Яраладың күпме күңелне.

  1. укучы. Гөнаһысыз сабый күңелләрен

Өлкәнәйттең бит син аларның.

Олылар күк тормыш йөген тартып

Барыр чагы түгел баланың...

Укытучы: Кадерле балалар, бүген безгә кунакка килгән әбиләр, бабайлар Бөек Ватан сугышы чорында алар сезнең кебек балалар булганнар. Тик рәхимсез сугыш кына аларга үзләрен өлкәннәр итеп тоярга мәҗбүр иткән. Яуга киткән әтиләре урынына калып нинди генә авырлыклар кичермәгәннәр алар... Монысы тылда булган хәлләр...

Ә менә фронтка якын шәһәрләрдә, авылларда балалар үзләре теләп сугышка киткәннәр, яки әти-әниләрен үтергәннән соң мәҗбүри партизан отрядларында яшәгәннәр, разведчиклар булып йөргәннәр, ни кызганыч сугыш кырларында үлеп калганнар. Бәлки "Солдатлар" дигән җыр да нәкъ менә шундый балаларга багышлангандыр... "Солдатлар" җыры.

Укытучы: Бөек Ватан сугышы безнең Түбән Өскебаш авылы кешеләренә дә олы кайгы-хәсрәт алып килде. Безнең Түбән Өскебаш авыл советына кергән авыллардан Бөек Ватан сугышына 484 кеше китә.

288 якташыбыз яу кырында мәңгелеккә ятып калды. Якташларыбыз Берлинга кадәр барып җиткән. Алар арасында Советлар Союзы Герое - Сабир Ахтямов (Югары Өскебаш авылы егете), 26 яшендә үз күкрәге белән дошман пулемётын каплаган Аксыбы авылы егете Нух Идрисов, кыю партизан Аксыбы егете Зәки Җәләлиев кебек күп кенә батырларыбыз бар

Сез үлдегез газиз Ватан өчен,

Өзелмәсен өчен изге җыр.

Биек күктән тыныч ил өстенә

Кояш мәңге сипсен өчен нур

Зур сынаулы еллар килгән чакта

Беленә икән кемнең кемлеге,

Бер минутлык тынлык белән

Искә алыйк бүген без сезне!

(1 минутлык тынлык)

Җиңү килде җирне нурга күмеп,

Шатлык белән күзне чылатып.

Килде ул көн горур күкрәкләрдә,

Орден, медальләрне чылатып.

Бәхете булсын исән кайтканнарның,

Онытылмасын үлеп калганнар.

Шул елларның хәтирәсен саклап

Җыр багышлый сезгә балалар.

"Ветераннар" җыры.

Укытучы: " Гомерләр үтә икән ул,

Үтә дә китә икән ", - дип авыр сулаганнардыр хәзерге минутта безнең өлкәннәребез. Чыннан да, 2015 нче елның 9 маенда алар инде 70 нче тапкыр Җиңү бәйрәмен каршылаячак. Ул елларда сезнең яшьтәге сабый балалар булсалар, хәзер инде чәчләренә чал кунган сезнең әби-бабаларыгыз. Сугыш елларының кырыслылыгы бәхетле балачакларыннан өлешчә мәхрүм итсә дә, кайбер вакыйгалар аларга гомерлек сабак булган. Сабырлык, ярдәмчеллек, сакчыллык, тырышлык, әхлаклылык кебек матур сыйфатлар аларда нәкъ менә шул елларда тәрбияләнгән. Бүген дә сезгә үзләренең кайбер әхлакый киңәшләрен әйтергә телиләр.(Әби-бабайларга сүз бирелә)

Укытучы. Зәйтүнә әби, сүзне иң беренче сездән башлыйк әле. Сугыш башланганда сезгә 20 яшь булган. Роза апага сугыш башланганда 11 яшь булган. Шушы мәрхәмәтсез елларның ачысын үз җилкәсендә җитәрлек татыган ул. Сүзне Роза апа, сезгә бирәбез. Чын күңлдән сөйләүләрегез, - оныкларыгызга биргән әхлакый киңәшләрегез өчен бик зур рәхмәт сезгә, өлкәннәр! Балаларыгызның, оныкларыгызның хөрмәтләрен тоеп, тыныч, матур картлык кичерүегезне телибез.

Бәхетле булсын балалар,

Кабат чыкмасын сугыш

Матур булсын, матур булсын,

Тыныч булсын бу тормыш.


Авылыбызның мөхтәрәм кешесе, акъәби, сугыш чоры баласы булып, газап-михнәтләрне үз йөрәге аша кичергән Рауза әби Хасаншина үзенең чыгышында менә ниләр сөйләде. " Сугыш сүзен ишеткәндә миңа 10 яшь иде, балам. Ул көнне көтү чыкмады, шунлыктан без - балаларны сыер сакларга тауга менгергәннәр иде. Берзаман авылда ыгы-зыгы, шау-шу башланды, трактор, машина гөрелтеләре тавышы көчәйде һәм безгә малларны өйгә алып кайтырга кушылды. Авыл урамында елашкан тавышлар ишеттек. Герман сугыш башлаган, ир-атларны сугышка алалар икән, дигән шомлы хәбәр таралды.

Ирләрнең кайберләре шул ук көнне китә башлады. Ат арбаларына төялеп-төялеп аларның китеп баруы, хатын-кызлар, без - бала-чагаларның елашып басу капкасына кадәр озата баруларыбыз әле бүгенгедәй хәтеремдә.

Менә безнең әтигә дә чират җитте. Әни белән без әтине Кукмарага кадәр озата бардык. Соңгы очрашуыбыз икәнлеген сиземләмәгәнбез бит инде. Ә 2 елдан әтиебезнең үлеме турында кара кәгазь килде.

Шулай, ирләр сугышка китте. Барлык авыр эшләр хатын-кыз, бала-чага җилкәсенә калды. Әниләргә ияреп без дә басуда урак ура башладык. Без әни белән икебезгә көненә 1әр гектар җир ура идек. Ә төнлә сортировка эшенә барасы. Төн һәм көн белән исәпләшүләр булмады инде, ул вакытларда.

Тамаклар да, ачлы-туклы булды. Умач ашы пешереп, әзрәк бәрәңге ашый алу бәхет иде ул вакытта.

Без, яшь кызлар булуыбызга карамастан машина өстендә Кукмарага ашлык заданиесе тапшырырга да бара идек. 70 килолы капчыклар иде ул чакта.

Бөтен эшләгән эшләребезне сөйләп бетерүе мөмкин дә түгел: ни кушсалар, шуны эшләдек. Сарык фермасында да эшләдем. Мин бит әле укучы бала идем. Көнгә 1000әр чиләк су чыгара идек әйләнмәле коедан кызлар белән сарыкларга эчертергә, аларга башак бирә идек.

Җәйге ялыбыз вакытында Өлге авылында күпер салуда катнаштык. Без - балалар носилка белән балчык, ком, таш ташыдык, измә издек. Ә олырак картлар баганалар утыртып, ташын өя иделәр. Урман кисүдә дә эшләргә туры килде. Кискән агачларны вагонга тәгәрәтеп менгерә идек, вагоннарга төяп җибәреп бара идек, ботакларын үзебезгә ботыйсы иде. Баштан кичкәннәр күп булды, шөкер, бүгенге көндә исән-сау булып, якты дөньяларда гомер итә алуым белән мин бик бәхетле. Сугыш афәте беркайчанда кабатланмасын, күкләребез һәрчак аяз булсын иде", - дип сөйләде безгә Рауза апа.


1941 нче ел, 22 нче июнь -


1945 нче ел, 9 нчы май.

( 1418 көн )


Өлкән

булып

үткән


балачак


Дәрес барышы

1.Оештыру өлеше.

  • Укучылар, сезне яңа уку елы белән тәбрик итәм. Җәй көне сез үсеп, төрле шәһәрләрдә кунакта булып, кызыклы яңалыклар белән танышып килгәнсез. Бүгенге дәрестә Болгар шәһәре турында сөйләшербез.

  • Нинди тарихи һәйкәлләр беләсез?

  • ...

2. Төп өлеш

Татар халкы Себердә дә, Кырым тирәсендә, Болгарда да яшәгән. Аларны Себер татарлары, Казан татарлары,мишәрләр, болгар татарлары дип атаганнар.Үзара татар телендә аралашканнар.

Болгар җирендә илледән артык зур һәм кечкенә шәһәр исәпләнгән.Алар һөнәрчелек,сәүдә һәм мәдәният үзәкләре булып торганнар.

Болгарлар үзләренең якын күршеләре-хәзерге удмуртларның, мариларның,чувашларның, мордваларның, борынгы бабалары белән актив сәүдә иткәннәр.

Ислам динен кабул иткәч, болгарлар гарәп әлифбасына нигезләнгән язуга күчәләр.Күбрәк каен тузына һәм балавыз белән капланган такталарга язганнар.Язу өчен сөяк каләмнән файдаланганнар.Бер үк вакытта кәгазь дә күренә башлый.Аны Сәмәркандтан алып кайтканнар. Кәгазьгә каурый каләм белән карага манып язганнар.

Кулъязма китаплар бик озак язылганнар һәм кыйммәт торганнар.Алар өчен таза тышлыклар ясаганнар.Китапларны бик кадерләп саклаганнар.

Җәмәгать корылмалары, мәчетләр,аксөякләрнең йортлары затлы кирпечләр һәм плитәләр,таш нәкышьләр белән бизәлгән.Болгар төзүчеләречын осталар булганнар.Алар үзәк мәйданында таштан бик биек Җәмигъ мәчете торгызганнар.Сугыш куркынычы янаган очракта Болгар халкы шунда кереп яшеренә алган.

  • Ни өчен без бүген Болгар шәһәре турында сәйләштек?

  • Чөнки Минтимер Шәрипович Шәймиев әйтүе буенча,алга таба Болгарда яңа мәчет төзеләчәк.Мәчеттә 30 балага исәпләнгән мәдрәсә була

Тагын икмәк музее төзелә башлады быел.Монда тегермән,амбар,тимерче алачыгы,су тегермәне,кое , чишмә,икмәк басуы,икмәк пекарьнясы булачак ди Минтимер Шәрипович Шәймиев.(Слайдлар, рәсемнәр карау)

3.Йомгаклау.

- Алга таба туган як,Казан шәһәре турында тарихи һәйкәлләр, мәдәният турында белеп килегез.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал