7


  • Учителю
  • Ш.Галиев Әткәйгә хат, М.Пришвин Кояш хәзинәсе әсәрләре буенча татар һәм рус әдәбиятыннан интеграцияле дәрес эшкәртмәсе

Ш.Галиев Әткәйгә хат, М.Пришвин Кояш хәзинәсе әсәрләре буенча татар һәм рус әдәбиятыннан интеграцияле дәрес эшкәртмәсе

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Казан шәһәре Авиатөзелеш районы 14 нче гимназия

Татар һәм рус әдәбияты буенча интеграцияле сыйныфтан тыш уку дәресе

Тема: Сугыш чоры балалары. Шәүкәт Галиевнең "Әткәйгә хат" поэмасы һәм Михаил Пришвинның "Кояш хәзинәсе" хикәясе буенча

Интегрированный урок внеклассного чтения по татарской и русской литературе

Тема: Дети времён войны. По поэме Шауката Галиева "Письмо отцу" и рассказу Михаила Пришвина "Кладовая солнца"

Максатлар:

  1. Укучыларның татар һәм рус әдәбиятында Бөек Ватан сугышы вакытында балаларның күрсәткән батырлыкларын, авыр язмышларын чагылдырган әсәрләр турында белем күнекмәләрен гомумиләштерү;

  2. Поэма һәм хикәянең идеясенә төшенү; укучыларның фикерләү сәләтләрен, сөйләм телләрен үстерү; патриотик тәрбия бирү;

  3. Лирик һәм проза әсәрен кабул итү аркылы сизгерлек, миһербанлылык, теләктәшлек, кайгыларны уртаклаша белү, балаларның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары белән горурлану хисе тәрбияләү;

  4. Күбрәк әдәби әсәрләр укуга теләк уяту, коммуникатив компетенцияне үстерү.

Дәрес тибы: алган белемнәрне гомумиләштерү

Эш төрләре: индивидуаль, фронталь һәм төркемнәрдә эш

Дәрес методлары: эзләнү, әңгәмә, укытучы сүзе

Җиһазлау: персональ компьютер, мультимедияле проектор, сугыш темасына китаплар күргәзмәсе, презентация

Дәрес барышы

Экранда

Татар һәм рус әдәбияты буенча интеграцияле сыйныфтан тыш уку дәресе

Интегрированный урок внеклассного чтения по татарской и русской литературе





Сугыш чоры балалары. Шәүкәт Галиевнең "Әткәйгә хат" поэмасы һәм Михаил Пришвинның "Кояш хәзинәсе" хикәясе буенча

Дети времён войны. По поэме Шауката Галиева "Письмо отцу" и рассказу Михаила Пришвина "Кладовая солнца"

Татар әдәбияты укытучысы (кереш сүз):

Рус әдәбияты укытучысы: Ребята, недавно на уроке русской литературы мы с вами закончили изучение произведений русских советских писателей: М.Пришвина, В.Астафьева, В.Распутина - и написали по ним сочинение.

  • Вспомните, что общего было в этих произведениях?

Укучылар: Общая тема: война в судьбах детей.

Рус әдәбияты укытучысы: Вот это и будет темой нашего сегодняшнего урока.

На дом вы получили задание: прочитать поэму Ш.Галиева "Әткәйгә хат".

  • Как вы думаете, почему получили такое задание по внеклассному чтению?

Укучылар: Потому что в поэме Ш.Галиева "Әткәйгә хат" та же тема: война и дети. Главный герой тоже подросток, оставшийся без отца.

Рус әдәбияты укытучысы: Как вы думаете, какая цель нашего урока?

Укучылар: Цель нашего урока сравнить прочитанные нами произведения русской и татарской литературы на одну и ту же тему.

Рус әдәбияты укытучысы: Правильно, ребята. Дело в том, что проблемы поднятые в русской литературе те же, что и в татарской литературе. Потому что война - это общая беда.

Татар әдәбияты укытучысы:

"Сугыш башланган төндә һәм Җиңү таңында ел саен борчылып уянам: кем алдындадыр, ни өчендер җаваплы, бурычлымын сыман. Мөгаен һәлак булганнар алдында алар турында әйтелмәгән сүзләрем өчендер. Сугышка-үлемгә барганда тойгыларын күз яшьләре итеп йоткан ир-егетләргә сүз бирелсә, үзләре ни әйтер иде икән? Юк шул андый могҗиза, ә исәннәрдә бар ул!"- дип язды шагыйрь Шәүкәт Галиев.

  • Укучылар, әйтегез әле, ни өчен Ш.Галиев 22 июнь һәм 9 май көннәрендә борчылып уяна икән?

Укучылар: Чөнки ул сугышта үлгәннәр каршында үзен бурычлы саный. Без сугыш күрсәткән газапларны белергә, онытмаска тиеш.

Татар әдәбияты укытучысы: Бик дөрес әйтәсез,укучылар. Ә ни өчен менә Шәүкәт Галиев әлеге темага мөрәҗәгать итте икән?

Укучылар: Шәүкәт Галиев сугыш чоры баласы. Әтисен сугышта югалткан. Сугышның бар авырлыгын үз җилкәсендә күтәргән. Бу поэмада ул үзе турында яза.

Татар әдәбияты укытучысы: Әйе, бик дөрес аңлагансыз укучылар! Без укыган "Әткәйгә хат" поэмасы - автобиографик поэма.

"Мин 12 яшьлек малай идем",- ди ул. Ә сезгә хәзер ничә яшь?

Укучылар: 12, 13 яшь.

Татар әдәбияты укытучысы: Әйтегез әле, әти-әниләрегезгә нинди эшләрдә булышасыз?

Укучылар: Идән юабыз, себерәбез, савыт-саба юабыз, гөлләргә су сибәбез, бәрәңге әрчибез, бакчада булышабыз .

Татар әдәбияты укытучысы: Укучылар, ә хәзер экранга игътибар итегез әле. Сез берничә рәсем күрерсез. Аларны чагыштырып, үз фикерләрегезне әйтегез (слайдлар күрсәтелә).

Рус әдәбияты укытучысы: Вот вы посмотрели слайды про жизнь и труд современных детей и детей военной поры. Есть ли разница?

Укучылар: Есть! Сейчас дети помогают родителям в домашних делах, а в те времена отцы ушли на фронт и подросткам пришлось полностью заменить и на рабочих местах.

Рус әдәбияты укытучысы: Ребята, а каких литературных героев напомнили вам последние кадры?

Укучылар: Настю и Митрашу из рассказа М.Пришвина "Кладовая солнца" и мальчика, главного героя поэмы Ш.Галиева "Әткәйгә хат".

Рус әдәбияты укытучысы: Ребята, у вас на столе тексты произведений Ш.Галиева "Әткәйгә хат" и М.Пришвина «Кладовая солнца». У каждой группы своя задача.

  1. Тапкырлар- находчивые: В рассказе М.Пришвина найти места, где говорится о том, как трудились Настя и Митраша, оставшись без родителей.

Татар әдәбияты укытучысы :

  1. Җитезләр- проворные: Ш.Галиевнең "Әткәйгә хат" поэмасыннан балаларның нинди эшләр эшләгәнен күрсәткән урыннарны табарга.

  2. Өлгерләр-быстрые: Ш.Галиевнең "Әткәйгә хат" поэмасыннан балаларның нәрсәләр ашап торганнарын һәм укулар ничек барганын күрсәткән урыннарны табарга.

Сезгә бу эш өчен 3 минут вакыт бирелә

Рус әдәбияты укытучысы: Ребята, время вышло, вы готовы?

Укучылар: Да (ответ 1-ой группы)

Татар әдәбияты укытучысы : Укучылар, җавап әзерме?

Укучылар : Әйе (2нче, 3 нче группалар җавабы)

Сүзлек эше

Татар әдәбияты укытучысы: Укучылар, эш барышында сез аңламый торган авыр сүзләр очрадымы?

Көйрәтте (яндырды) - сжёг

Буразналар - борозды

Нужа әлифбасы - муки, мучения, нужда, бедность, лишения

Ызбаларга чатлык уйдык - углы домов укрепляли

Татар әдәбияты укытучысы: Менә нинди авыр эшләр эшләргә туры килгән сугыш чоры балаларына. Балалар эшеме соң бу?

Укучылар: Юк.

Татар әдәбияты укытучысы: Бик дөрес укучылар. Сезгә андый эшләр эшләргә язмасын. Минем сезгә бер соравым бар. Без укыган әсәрләрдәге кебек, сугыш елларында иң куркыныч вакытларда да нык торган малайлар, кызлар турында ишеткәнегез бармы?

Укучылар: Әйе, герой пионерлар турында беләбез. Аларга да безнең кебек 12,13 яшь булган: Зина Портнова, Марат Казей, Валя Котик, Лёня Голиков һәм башкалар.

Татар әдәбияты укытучысы: Балалар, сезгә иҗади өй эше бирелгән иде. Сез әзерме?

1 нче укучы: Әйе. (Валентин Котик турында сөйли): Минем сезгә Валя Котик турында сөйлисем килә. Казан шәһәре Авиатөзелеш районы Төньяк посёлогында бер урам бар. Ул урам герой-пионер, партизан Валентин Котик исемен йөртә. 14 яшьлек малай партизан отрядының разведчигы булган. Ул күрсәткән батырлык мәңге онытылмас (слайдта шул урамда герой пионер истәлегенә куелган обелиск күрсәтелә, балалар үзләре фотога төшереп алып кайттылар)

2 нче укучы (сугыш чоры балаларына куелган һәйкәл турында сөйли): А я хочу вам рассказать о памятнике, который поставлен детям времён войны.

В городе Красноярске стоят две бронзовые фигурки - памятник детям войны. Хрупкая девочка держит в правой руке кусочек хлеба - суточный паек блокадников. Рядом с ней малыш с бидончиком, с какими ходили на Неву за водой. Позади них саночки, служившие в Ленинграде для перевоза погибших к братским могилам.

Оказывается, таких памятников сотни по всей России и не только.

Татар әдәбияты укытучысы: Бу һәйкәлләр балаларның кечкенә куллары, күз яшьләре белән җиңүне яулап алганнарын исбатлый. Иң зур авырлык балалар җилкәсенә төшә.

Рус әдәбияты укытучысы: Ребята, можно ли сказать, что проблемы, поднятые в произведениях о Великой Отечественной войне, актуальны и в наше время. Есть ли такие места, где и по ныне идут войны и страдают дети?

Укучылар: Да, есть. До сих пор идёт война в Сирии! А вспомните Украину! (показываем кадры из событий на Украине и в Сирии)

Татар әдәбияты укытучысы: (1941 нче елда төшерелгән фоторәсем белән 2014 нче елда төшерелгән фоторәсемне чагыштырабыз) Укучылар, менә бу ике рәсемгә игътибар итегез әле. Берсе 1941 елда, ә икенчесе 2014 елда төшерелгән. Бернинди аерма юк диярсең, шулаймы? Ә аерма бик зур. Бу ике вакыйга арасында 73 ел вакыт узган. Ә проблема һаман шул ук. Кемгә кирәк булды икән тыныч тормышта да балалар күз яше.

1 нче укучы: Играют дети всей земли в войну,

Но разве о войне мечтают дети?

Пусть только смех взрывает тишину

На радостной безоблачной планете!

2 нче укучы: Сугыш уйный җирдә балалар,

Сабый хыялында сугышмы соң?

Шатлык белән тулы планетаны

Көлү тавышы гына шартлатсын!

Соңгы сүз:

Татар әдәбияты укытучысы: Балалар, без сезнең белән сугыш чоры балалары, аларның авыр язмышлары турында сөйләштек. Күрәсез, бу барлык милләт халыклары өчен уртак бәла, уртак кайгы. Чөнки сугыш афәте беркемне дә читләтеп узмаган. Русмы ул, татармы, маримы? Барыбер... Менә безнең өстәлдә китаплар күргәзмәсе куелган. Әгәр кызыксынучылар булса, сугыш чоры балалары турында тагын кемнәр нинди әсәрләр язганын карый, укый аласыз.

Рус әдәбияты укытучысы: Как видите, войны всё ещё продолжаются. Об этих войнах тоже когда-нибудь напишут книги. Но мы надеемся, что это будут последние войны!

Йомгаклау:( Шәүкәт Галиевнең "Әткәйгә хат" поэмасының соңгы юлларын Фоат Галимуллин язмасында тыңлыйбыз)

Шуның белән безнең дәресебез тәмам, игътибарыгыз өчен рәхмәт.

</<br>







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал