7


  • Учителю
  • А.Алиш «Сертотмас үрдәк”әкиятенә ияреп язган сәхнә әсәре.

А.Алиш «Сертотмас үрдәк”әкиятенә ияреп язган сәхнә әсәре.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала





А.Алиш «Сертотмас үрдәк"әкиятенә ияреп язган сәхнә әсәре. (Исмәгыйлова Р.Т)

Катнашучылар:

Сертотмас үрдәк

Аучы

Актырнак-аучының эте

Төлке

Керпе

Сарык

Куян

Бүре

Аю





1нче күренеш:

Барышы:авыл тормышына хас булган тавышлар ишетелә.

Актырнак.Вау-Вау(3 тапкыр) Ишетмиләр биит!.Вау-Вау(көчлерәк тавыш белән)Хуҗа , тизрәк чык инде.Зур бәлә бездә;

(Өйдән аучы йөгереп чыга)

Аучы.Ни бар, ни бар?

Актырнак.Әйдә тизрәк !...Вау-Вау!Өй артына.

(Бергө чыгып югалып торалар.Аучы бүре имгәткән сарык бәрәнен алып керө)

Аучы.Ай-яй!Ай-яй-яй!Нөселле сарык бәрәнен харап иткәннөр бит.Ай-яй(кызгана)

Актырнак.(кайгырып)Күреп калдым ул явызны ,артыннан куган идем.Куып җитә генә алмадым.Эх!!!

Аучы.(ачуланып)Ну шул явыз бүреләрне!Башлары белөн җавап бирерлөр алар(йодрык яный)

Актырнак.Хуҗам борчылма алай. Мин аларны эзләренннөн бик тиз табармын.

Аучы.(Аучы йөгереп өйгә кереп китә,актырнак иснәнеп йөри.Сумка аскан мылтык таккан аучы чыга ,әче итеп сызгыра.Актырнак килеп җитә)

Аучы.Актырнак,чакырып кил син,бөтен

хайваннарны.(Актырнак сызгырып кош-кортларны,хаваннарны чакыра)

Актырнак.Хау-хау-хау!Хуҗа чакыра сезне ,әйдәгез!

(Абзарның ишекләре ачыла .Аннан Сарык .Әтәч,Үрдәк чыгалар,һәрберсе кычкыра,Алдагы планда Сертотмас үрдәк)

Аучы.Күрәсезме ,Сарык бәрәнен?

Сарык.Ах,балакаем,җанкисәгем...Матур бәрәнем!(Елый)

Аучы.Сорамыйча чыгып киткән

Үзе утардан,

Үлән ашап йөргән чакта,

Бүрегә тарыган.

Актырнак. Бу кечкенә бәрән өчен үчен без алачакбыз!

Аучы.Менә шулай!Без ,Актырнак белән бергә,

Җыендык ауга,

Шул явызны табар өчен

Киттек урманга.

Без өйдә юк икәнне һичкем белмәсен.

Бу серне сез һәркайсыгыз яхшы саклагыз.

Аңладыгызмы?(Барысы бергә)Аңладык...!

Без озак йөрмәбез, бик тиз кайтырбыз.

Сертотмас.Юлыгыз уңсын, явыз бүре тотылсын!

Аучы.Ярый ,хушыгыз!Серне саклагыз! Хушыгыз! (чыгып китәләр)

Актырнак.Хуҗа әйткәнне истә тотыгыз.Хушыгыз!(Хушлашалар)

2 нче күренеш:

(музыка уйный.Яңадан таң ата)

Сертотмас. Бак- бак .Бүре тагын килгән,абзар тирәсендә йөргән.Бак-бак.Хуҗаны тизрәк эзләп табарга кирәк.Бак-бак!

Әтәч. Кикрикүк.

Сарык. Бәәк.

Хайваннар.(Бергә)Әйе,кирәк,бик кирәк,ләкин тизрәк!

Сертотмас. Әтәчне җибәрсәк ничек булыр?Бәлки ,юлы уңар?

Сарык. Ә-Әй. Ул оча да, йөзә дә белми,табып кайта алмаячак.Әйдә Үрдәкне җибәрик,бәлки юлы уңар?

Сертотмас. Бәлки сарыкны җибәрербез!

Әтәч. Эй,...Сарык аңгыра бит ул.Буэш өчен,батырны ,җитезне

Җибәрергә кирәк.Минемчә,...(башын кашып)Үрдәкне җибәрергә кирәк,Чөнки ул(бармакларын бөгеп саный)йөгерә

дә ала,йөзә дә ала,оча да ала.

(Үрдәк мактанып йөреп ала .)Бак-бак!

Сарык.Әйе,әйе,Үрдәк барсын.

Әтәч.Дөрес,дөрес Үрдәккә тапшырырга кирәк.

Сертотмас.Минемчә ,...Әтәч миннән батырырак...

Минем урманга барганым юк шул.Биик анда куркынычтыр.

Сарык.Актырнак йөри ич әле,аның кай җире бездән артыграк?

Әтәч.Әй!Хуҗага ияреп барырга кем дә булдыра аны,ә син менә бер ялгызың барып кара,Ә...Үрдәк бу эшне булдыра,чөнки ул оча ала.

Сертотмас.Авыр эш инде авырын.Ярар сезнең хакка барырмын.Сер саклау турында тыныч булыгыз,ярый хушыгыз.(Саубуллашалар)

3нче күренеш. (Урман күренеше)

Сертотмас.(такмаклый) Бак-бак-бак!Әй хуҗа ,синкайда?Бак-бак-бак! Эзли,эзли арып беттем, бераз ял итим.Кара әле, үзләре өйдә калдылар.Ә мин...юләр,шуларның сүзләрен тыңладым.Шундый авыр эшкә алындым.

Керпе.(агач арасыннан җырлап килә)Фу-фу-фу.

Балаларым.йомшакларым,

Бик ачыккканнар

Күренми микән еланнар

Яки тычканнар.

Тукта әле,кемдер селкенә, качыйм тиз генә.

Сертотмас.(күреп ала)

Керпе ,керпе ,нигә качасың?

Мин юаш үрдәк,

Бары синнән сорый торган

Сүзем бар әзрәк.

Керпе.(куркыбрак каршысына чыга.)

Сертотмас.Иптәшләремнең йомышларын үтим.Хуҗабыз белән этебезне эзлим.Эт ияркән,кулына мылтык тоткан кешене күрмәдеңме?

Керпе.Әнә,теге якта,ишетелде мылтык тавышы.Әсезнең өегез кайда? Сездә тычканнар һәм еланнар юкмы? Минем балаларым бик нык ачыкканнар.

Сертотмас.Менә шушы сукмак безнең өйгә туп-туры алып бара.Бер кешегә дә әйтмә,кара!Бездә еланнар бөтенләй күренми, ә тычканнарга песи көн бирми.Хуш киттем ,аларны эзләп табарга кирәк.

Керпе.Сак бул,очраган берәүгә дә сереңне сөйләмә!

Сертотмас.Тотындың инде акыл сатырга.Син өйрәтмәсәң .ату белмим инде ничек сөйләшергә.(китеп бара)

Керпе.Башкалар әйткәнгә колак сал.Ул сүзләрдән гыйбрәт ал.Үзең белгәнчә эшлә .тик авыр хәлгә төшмә.(куаклар эченә кереп югала)

Сертотмас.(Әйләнеп йөри)Җитмәсә ,берәрсе очрамый шунда.Уф!...арытты.Утырып ял итеп алыйм әле монда(утыра)...Чү,әнә ниндидер озын колак күренә.

Куян.(җырлый)

Юк микән тәмле кайрылы

Яп-яш агачлар

Балаларым, ап-акларым,

Алар бик ачлар.(үрдәкне күреп куркып кала)Ай-ай !Кем бу!Әй ,бүрекле үрдәк!Ни эшләп урманда буталып йөрисең?

Сертотмас.Иптәшләремнең йомышларын үтим,(горурланып) хуҗабыз белән этебезне эзлим.Эт иярткән ,кулына мылтык тоткан кешене күрмәдеңме?

Куян.(читкәрәк китеп)Алай булгач ,хуҗаның алмагачларын кимереп кайтырга була икән.(үрдәккә карап) Синең өең еракмы соң?

Сертотмас.Менә шушы сукмак безнең өйгә туп туры алып бара.Беркегә дә әйтмә кара!

Куян.Хуҗаңны күргәнем юк.(куаклар артына кереп китә)

Сертотмас.Бак-бак-бак!Кайдан гына табарга инде хуҗаны?(сукмак буйлап китә)

5нче күренеш:

Аю.Юлда аю йоклап ята мышный-мышный.(Үрдәк аягы белән төрткәләп уята)

Аю.(Киерелеп)Ни булды, нигә тарткалыйсың,нигә уяттың тәмле йокымнан?

Сертотмас.Иптәшләремнең йомышын үтим(горурланып)Хуҗабыз белән этебезне эзлим.Эт иярткән мылтык тоткан кешене күрмәдеңме?

Аю.Юк, күрмәдем.(үрдәкнең кайгысынуртаклашканбулып)Урман эченәрәк кер.Шунда табарсың.

Сертотмас.Ярый,киттем,хуш.(китеп бара)

Аю.Хуҗаның умартасын ватып ,бал ашап кайтырга бик җайлы вакыт икән.(тизгенә китеп бара)

6нчы күренеш.

(Сертотмас каршына бүре килеп чыга)

Бүре.Ыр-р-р.Әй ,бүрекле баш,шушындый куе урманда япа-ялгызың гына курыкмыйча батырланып нигә йөрисең?

Сертотмас.Иптәшләремнең йомышын үтим,(горурланып)

Хуҗабыз белән этебезне эзлим.Эт иярткән мылтык тоткан кешене күрмәдеңме?

Бүре.(тешләрен шыгырдатып,үз -үзенә)Боларның сарыкларын барып ашап кайтырга бик җайлы чак икән.(Үрдәккә карап)Андый кешене күргәнем юк!(куаклар арасына кереп китә).

7нче күренеш.

Сертотмас юлын дәвам итә.Каршысына төлке очрый.

Сертотмас. Чибәркәй,матур апакай,минем хуҗамны күрмәдеңме?Эт иярткән .кулына мылтык тоткан иде.

Төлке. Чибәрләрнең чибәре,күрдем мин аны ! Янында кәкре койрыклы эте дә,мылтыгы да бар иде.Әйдә минем белән.Хуҗаң янына алып барам.(төлке белән үрдәк китеп баралар)

(бераздан төлке чыга-мактана)

Төлке. Ха-ха!Ябып куйдым тегене.Бик яхшы азык булыр.Менә шулай була ул.Сер тота белмәсәң!(бармагын югары күтәреп)Киттем тизрәк авылга.Хуҗа кайтканчы,калган үрдәкләрне дә алып кайтам.(Китеп бара)





8нче күренеш. Авыл тормышы.

(Хуҗа белән Акбай өй янында күренәләр)

Хуҗа.Ай,арыдык!Ярый әле кайтып җиттек.

Акбай Вау-вау-вау!Сез кайда?

Хуҗа.Ни булган монда ?Кая киткәннәр?

(Тавышлар килә)Коткарыгыз!Зинһар дип әйтәм!Коткарыгыз!

(кычкыралар)(Аучы белән Акбай Куян ,Төлке,Бүре ,аюны алып чыгалар)

Аучы.Әһә !Капкынга эләктегезме?Мин бит сезгә караганда

да хәләкәйрерәк.Икенче кеше малына тимәссез дип беләм,шулаймы?Ишетмим.

Җәнлекләр (бео аваздан) Юк, башка кеше малына тимибез.

Сезнең белән дус яшәрбез,җибәрегез безне.

Аучы.Ашыкмагыз әле(Бармагын янап).Әтәч син кайда?

Әтәч.Кикрикүк(канатларын җилпеп) Мин монда!

Аучы.Сарык син исәнме?

Сарык.Бә-ә-әк!Мин исән хуҗам мин исән!

Аучы.Ә...Үрдәк кайда?

Җәнлекләр.(елыйлар)Ул.ул урманга китте.

Аучы Ах! Харап булган икән!

Сертотмас..Бак-бак-бак!Харап булмадым.Көчкә очып котылдым.(Төлкегә күрсәтеп)Бу мине бикләп куйды.

Барыбер качтым (борынын югары күтәреп)Бак-бак-бак.

Хайваннар.Безне гафу итегез! Бер генә тапкыр булса да

Аучы.Ярар бу юлга гафу итәбез.Дуслыкка ни җитә!

Ролләрне башкардылар:

Хуҗа Керпе

Акбай Куян

Сертотмас Бүре

Әтәч Аю

Сарык Төлке

Сарык бәтие

















 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал