7


  • Учителю
  • Нуриева З.Р. Кошлар бәйрәме уртанчылар төркеме балалары белән үткәрелгән күңел ачу конспекты.

Нуриева З.Р. Кошлар бәйрәме уртанчылар төркеме балалары белән үткәрелгән күңел ачу конспекты.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе "Катнаш төрдәге Актаныш 6 нчы санлы балалар бакчасы"









Кошлар бәйрәме

уртанчылар төркеме балалары белән үткәрелгә күңел ачу конспекты.

























































Тәрбияче:Нуриева З.Р.

2013 ел

Максат:

Алып баручы: Бөре чуклары белән

Сыерчыклары белән

Яз килә, яз килә.

Яз ишекләрдән керә,

Яз тәрәзәдән керә,

Кар суында йөгерә,

Яшеллеккә төренә

Яз күкри-тетри һава

Яз кошлар белән кайта

Язны һәркем ярата.

Җыр "Яз"

Алып баручы: Исәнмесез, кадерле балалар, кунаклар. Мин яз булам. Карлы,буранлы,салкын кыштан соң,туган ягыбызга әйләнеп кайттым.

Ә сез балалар язны яратасызмы? Яз турында ниләр беләсез?

Яз көне кар эри. Яз көне гөрләвекләр ага,Яз көне кояш ныграк яктырта,

Җылы яктан кошлар кайта.Түбәләрдән тамчы тама,Агач, куаклар яфрак яра.

Беренче чәчәкләр шытып чыга,Яз күңелле була.

Бик дөрес, рәхмәт. Бүген мин сезгә үземнең кызларым белән килдем. Хәзер мин сүзне Март кызыма бирәм.

Кара каргалар килде,

Түбәдән тамчы тама,

Көндез көн җылы була,

Суына кичкә таба,

Тамчылар бии тып-та-тып,

Тамчылар сикерәләр.

Аларны булмый туктатып

Алар яз китерәләр.

Яз. Сүзне икенче кызым Апрельгә бирәм.

Гөрләвекләр агалар,

Күктә кояш елмая,

Кыңгылдашып торналар

Тезелеп үтте бая,

Инешләрдә коена

Кыңгылдашып үрдәк-каз.

Җирне яшәртеп безгә

Гөлләр алып килә яз.

Яз. Өченче кызым Майны чакырам.

Язгы ташкын башлануын

Хәбәр итеп елгага

Зәңгәр бозлар алып китте

Зәңгәр сулы дарьяга

Шаулап акты гөрләвекләр

Яуды ләйсән яңгыры,

Шәһәрдә дә, авылда да

Яңгырады үз җыры.

Җыр (рус телендә).

Алып баручы: Яз җиткәч дөнья ямьләнә,җир йокыдан уяна. Туган ягыбызга кошлар кайта. 1 апрель - кошларны саклау көне. Менә без бүген шул бәйрәмне уздырырга җыйналдык.

Кошлар кайта төркем-төркем

Агыйдел буйларына,

Карап калабыз кул болгап

Очкан кош юлларына.

Уен. "Кайтучы кошларны ата"

Кышның салкын бураннары үтә,

Менә кабат җиргә язлар килә,

Таллар бөре ача, кояш көлә,

Язгы кошлар тавыш бирә.

Кара карга. Килдек килдек.очып ерак җирдән,

Курыкмыча ачы салкын җилдән,

Яз хәбәрен сезгә китердек без,

Гафу,дуслар, озак көттердек без.





Торналар. Кар сулары аккан чакта

Тезелешеп җылы яктан

Торналар кайтты безгә,

Канатлар какты безгә.

Чәүкә. Апрельдә һәрчак

Тормыш җанлана,

Тынлык югала,

Безнең чәүкәләр

Оялар кора,

Чыгара бала.

Ләкләк. Очып йөри ләкләк,

Зәңгәр күктән исәпләп.

Бака, эләк, эләк -

Минем бөтен теләк.

Сыерчык. Ерак-ераклардан канат кагып

Диңгезләрне кичеп,арып-талып

Туган җиребезне сагынып кайттым,

Җылы яктан сәләм алып кайттым,

Җылы яктан очып килде

Сыерчыклар-кошкайлар

Исәнмесез малайлар, - дип

Дәшә безгә дускайлар.

Җыр. "Сыерчык".

Аккош. Язгы күлләрдә

Искиткеч балкыш,

Җылы яклардан

Кайткан бит Аккош.

Ул сайрамыйда,

Тик йөзә бирә,

Шулчак күңелгә

Нәфислек керә.

Күке. Калын урманда,

Гел кичкә каршы,

Ишетелә моңлы

Бер кошның тавышы.

Кәк-күк, кәк-күк,

Кәк-күк, кәк-күк.

Карлыгач. Нәни карлыгач

Күп уйлап йөрде,

Ачык тәрәзәдән

Өйгә керде.

Әйдә җитез кош

Нинди ямьле тыш,

Иреклекне коч,

Еракларга оч.

Сандугач. Ул сандугач - дус сандугач!

Көн дә бездә кунакта,

Минем өчен җыплар җырлый,

Бакчабызда куакта.

Җыр. "Сандугач"

Алып баручы. Ә хәзер, балалар, кышлаучы кошларга да сүз бирик.

Уен. "Кышлаучы һәм китүче кошлар".

Кара карга күгәрчен

Сыерчык саескан

Торна чыпчык

Карлыгач попугай

Тургай ала карга

Ләкләк песнәк

Оче хәрәкәте ясау Кул чабу.

А. Б. Ә үзегез ничек кышладыгыз? Салкын булдымы кышларыгыз?

Кызыл түш. Бик ямансу булды кышлар,

Сездән башка, якын дуслар.

Әмма бездз тик ятмадык,

Урманнарны, бакчаларны

Корткычлардан сакладык.

Безнең дуслар - балалар,

Безне кунак иттеләр,

Җимлек ясап элделәр.

Тәмле җимнәр сиптеләр.

А. Б. Балалар ничек ярдәм иттеләр микән кошларга?

-Җимлек ясап бирде миңа

Абыем Сәлим

Шунда хәзер кошлар өчен

Җимнәр сибәм мин





-Бире килә күк күгәрчен

Песнәк һәм чыпчык

Җыелалар бер-бер артлы

Пыр-пыр очынып.





Карга очып чыга -Мин карга, кар-кар

Тиздән эреп бетәр кар.

Канатымда хатым бар.

Буең җитсә тартып ал.

Хат: балалар табышмаклар. Эйдәгез әле чишик.

-Коймада-өй

Өйдә җырчы(сыерчык)

-Койрыгын алса башы ябыша

Башын алса-койрыгы ябыша(саескан)

-Канаты бар, оясы юк,

Ят ояда баласы тук(күке).

-Кулы юк, балчык ташый,

Балтасы өй ясый.(карлыгач)

-Бер кошым бар: тынмый,

Агачка оя кормый

Өе җирдә

Җыры күктә.(тургай)





А.б.-Рәхмәт балалр бик дөрес чиштегез табышмакларны. Әйдәгез әле кошлар да ачыкты аларны ашату өчен ботка пешереп алыйк.

Карга килер казан асар.

Торна килер-тоз салыр,

Саескан килер салма салыр,

Песнәк килер пешерер.

Чыпчык килер-төшерер.

Моңа бирер-моңа бирмәс.

Моңа бирер-моңа бирмәс.

Кекенә түти туймый калыр.

Кетер-кетер, казан

Төбен кимерер.





А.б. Ә хәзер кошларны эндәшеп чакырып алыйк

Карга әйтә кар,кар

Нәни чеби бар,бар

Берсен генә алыр идем.

Сакчылары бар-бар.

Тилегегән-тилегән!

Бәбкә алырга килгән!

Бер аягы камырдан,

Бер аягы тимердән

Көш, көш.





Саескан

Саескан, саескан

Бүрәнәгә ябышкан

Бер аягы тимердән.





Ябалак

Ябалак-ябалак

Йөрмә чеби сагалап

Чебиемне бирмәм,

Күземә күренмә төш!





Тукран

Тук-тук-тукыран

Тукылдатып утырам

Агачтагы кортларны

Барсын ашап бетерәм.





Сыерчык

Сыерчык, сыерчык

Күк күлмәген киеп чык;

Үзеңнеке булмаса

Атаңныкын киеп чык;

Атаңныкы булмаса

Анаңныкын киеп чык

Анаңныкы булмаса

Бабамныкын киеп чык.

А.б. Бик күңелле булды

Уен көш һәм читлек.

Берничә бала түгәрәктә калган балалар кошлар.Көйгә очып йөриләр. Читлек ачылды дигәч түгәрәктәге балалар кулларын җибәрә яки күтәрә. Кошлар кереп очып йөриләр. Читлек ябыла дигәч тиз генә тотыналар эчтә һаман кошлар тотылган була.

А.б. Ә хәзер "Песи һәм чыпчык" дигән уенны тыңлап китәрсез.

Песи: -И син чыпчык нәнием

Кайда соң синең өең?

Чыпчык:-Хөрмәтле песи агай

Минем йортым юк бугай.

Песи:- Әйдә минем йортыма

Рәхим ит курортыма.

Чыпчык:- Хөрмәтле Мәче агай,

Миңа килешмәс алай,

Сез бит мине ашарсыз.

Песи:- Ах сез чыпчык, начарсыз.

Уен: Песи һәм кошлар

Сынамышлар.

Кошлар кар өстенә төшсә, көн җылына.

Кара каргр килгәч 1 айдан кар китәр.

Карлыгач иртә килсә, көн тиз матурланыр.

Торна кар барында килсә, тары борчак уңар.

Кыр казлары иртә китсә, кыш иртә килер.





Яз: Менә без кошлар турында белемнәребезне ныгыттык, аларның безнең якын дуслар икәненә инандык. Шуңа күрә дә безнең шуны әйтәсе килә.





Хуш киләсез, кошкайлар;

Сайрагыз көне-төне

Кайда ошый Сайлагыз

Җир сулар бик киң безнең





Мин кошларны бик яратам,

Чөнки алар ягымлы

Йомшак, кечкенә, матур.

Тавышлары сихерле.

Алар сайрый башлаганда

Күңелгә җылы керә

Я.... Һәм кошлар кебек

Күккә очасы килә.





Канатлы дусларыбызны яклыйк, саклыйк. Яз безгә балалар, җылы ямьле көннәр белән бергә файдалы, кадерле дусларыбыз кошларны алып килә. Һәр вакыт шул хакта онытмыйк.

Кош оялары янында кычкырмыйк, шауламыйк.

Кош оясын туздырмыйк-

Кошларны куркытмыйк, рәнҗетмик.















 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал